Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Словакия ватандашын шомчылыкта гаепли


Иран хакимияте Словакия тышкы эшләр министрлыгы вәкилләренә Словакия ватандашы Матей Валух белән очрашуга рөхсәт бирмәгән. Валух Иранда АКШ файдасына шомчылык итүдә гаепләнеп тоткарланган иде. Бу хакта Словакия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Борис Гандел белдерде.

Элегрәк Иран массакүләм мәгълүмат чаралары Валух шомчылык итүен раслады дип белдерде. Дәүләт телевидениесендә ул Матей үзәк күзләү идарәсе тарафыннан җәлеп ителүен һәм американ махсус хезмәтләренә ираннар турында мәгълүмат биреп баруын әйтте.

26 яшьлек Матей Валух Иранга узган елның җәендә килгән һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә эшләгән.
XS
SM
MD
LG