Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Халык арасында танылу алган язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат кичәләре Чаллыда даими уздырылып тора. 22 гыйнвар кичендә берьюлы ике каләм остасының иҗатына багышланган әдәби кичә узды. Шагыйрь Айрат Суфиянов һәм язучы Айгөл Әхмәтвәлиевага багышланган кичәне өлкән язучы Айдар Хәлим алып барды.

Айрат Суфиянов һәм Айгөл Әхмәтвәлиева исемнәре татар әдәбиятында моннан дистә еллар чамасы элек күренә башлагандыр. Әлбәттә, аларның беренче иҗат җимешләре газет-журналларда дөнья күрә. Аннан инде әсәрләре аерым китаплар булып басыла, шундагы уй-кичерешләре шигырь, хикәя булып укучыларга барып ирешә. Байтак китаплар чыгарган шушы ике шәхеснең Чаллы драма театрында иҗат кичәсе күпсанлы тамашачылар катнашында узды. Әлеге әдәби бәйрәмне мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, сәнгать кешеләре карады. Шунысын да искәртик, кичә башланыр алдыннан гына килүчеләргә салган киемне элү өчен элгечләр, залда утырыр урыннар калмаган иде. 200 урынлы театр залы бик тиз арада тулды. Без кичә алдыннан һәм аның барышында Айгөл Әхмәтвәлиева һәм Айрат Суфияновның иҗатлары белән таныш булган кешеләрнең фикерләрен дә белештек.

Рубис Зарипов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

Рубис Зарипов

Рубис Зарипов

“Айрат бик үзенчәлекле, бүгенге чордагы көнкүрешне генә тасвирлый торган шагыйрьләрдән түгел. Аның әсәрләрен Айдар Хәлим шигырьләрендәге алымнар, эчтәлеге белән чагыштырыр идем. Айратның бар фикере дә гади укучыга аңлашылып бетмәскә дә мөмкин. Тормышның күзгә күренми торган проблемлы якларына, вакыйгаларына тирән уйлар салып бирә белә. Кайберәүләр 5-10 китап чыгара, ләкин аларда тотып укырлык мәгънә булмый.

Айрат Суфиянов беренче китабыннан соң ук Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде. Ул бик тыйнак, борын күтәрә торган кеше түгел. Кемдер газетта 1-2 шигырь чыгара да, аның дөньяга, тирә-юньдәгеләргә карашы үзгәрә. Айратка афәрин, ул бүгенге чор татар шигъриятендә кабатланмас каләм иясе. Аның иҗатында милләт өчен борчылуны тою, сизү кыен түгел.”

Рәшит Бәшәр, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы:

Рәшит Бәшәр

Рәшит Бәшәр

“Айгөл дә, Айрат та инде җитлеккән иҗат кешеләре. Икесе дә минем күз алдымда үсте. Айгөлнең беренче китабы балалар өчен, “Болытта җиләк үсә” дип атала иде. Ул хикәяләрне сокланып укыдым.

Бервакыт Казаннан Чаллыга җыелышка язучылар килде. Араларында “Мәгариф” нәшрияты мөдире Мөдәррис Вәлиев та бар иде. Мин шунда аңа бу хикәяләрне тәкъдим иттем. Мөдәррис алып та китте, бастырып та чыгарды. Рәхмәт аңа. Айгөлнең әсәрләре бүген дә бик укыла. Айратны да бик үзенчәлекле шагыйрь дияр идем. Бер урында тапталмый, булганы белән генә канәгать түгел. Теле бик матур, халык яратып укый.

Айдар Хәлим, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, кичәне алып баручы:

"Без хәзер танылган иҗат көчләре белән әдәби кичәләр уздыруны максат итеп куйдык. Менә бүгенгесен күренекле шагыйрь Айрат Суфиянов һәм бик тә талантлы язучы Айгөл Әхмәтвәлиевага багышладык. Алар безгә караганда яшьләр һәм сәләтлеләр.

Без нәрсә телибез? Безгә милләтебезнең горурлыгы булырлык кешеләребезне күрсәтә белергә кирәк. Шуның белән яшьләрне, балаларны тәрбияләү булыр иде. Укытучыларның белемен арттыру юнәлешендә дә үзебезнең барлыкны күрсәтә белү кирәк. Язучылар, шагыйрьләр дә халык белән сөйләшә, тамашачыга әсәрләрен укый белергә тиеш. Мәгариф идарәсе, театр җитәкчелеге безнең изге теләкне күтәреп алды.

Алга таба да мондый кичәләрне даими алып барырга тырышырбыз. Аның кайсын мин, кайсын башка кеше алып барырга мөмкин. Шушы заманда яшьләргә татар теленең, татар халкының бөеклеге, киләчәге хакында даими исләренә төшереп тору зарур. Өлкән язучылар үзләре туплаган байлыкны яшьрәкләргә үрнәк итеп тә күрсәтергә тиештер.”

Айрат Суфиянов, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы:

“Мин 1958 елда Башкортстанның Балтач районы, Усман авылында туганмын. Мин авыл баласы, гомер буе табигатькә сокланып яшәдем. Табигать - илһамның бишеге һәм чыганагы да бит.

Айрат Суфиянов улы Азамат белән

Айрат Суфиянов улы Азамат белән

Беренче шигыремне 13 яшьләрдә, туган көнемә багышлап язганымны хәтерлим. Беренче китабым 2006 елда “Кылычлы җил” исеме белән басылып чыкты. 2007 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул иттеләр. Хатыным Гөлгенә күрше Тәтешле районыннан. Бу кичәгә менә улыбыз Азаматны да алып килдем. Ә болай туган нигезгә кайтып-китеп йөрибез. Җан да, кан да тарта.

Иҗатымда бүгенге көн сулышы күзгә бәрелеп тора. Сәясәткә керәсе килмәсә дә, керелә. Шагыйрь бит матурлык җырчысы булырга тиеш. Ләкин бүгенге гаделсезлекләр шагыйрьне читләтеп узмый, шул сәбәпле, иҗатымның зур өлеше бүгенге заман, тел, милләт хакында”.

Айгөл Әхмәтвәлиева, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы:

Айгөл Әхмәтвәлиева

Айгөл Әхмәтвәлиева

“Хикәяләремдә тормышта булган вакыйгаларны чагылдырырга телим. Максатым - теге яки бу вакыйганың күчермәсен күрсәтү түгел. Кеше аз гына булса да уйлансын, үз тормышы белән чагыштырсын, герой хаталарыннан гыйбрәт алсын, кабатламасын.

Икенчедән, минем хикәяләрдә үткән буын, алар кичергән авырлыклар, газаплар, михнәтләр чагыла. Моның өчен мине кемнәрдер ачулана да, ул чорларны күпме язарга була инде диләр. Минемчә, үткән чор авырлыкларын яшь буын белми дә, аңламый да. Берникадәр вакыттан соң газаплы, ач тормыш кичергән буын тәмам китеп барачак бит. Алар сөйләгәннәрне без тыңлап, язып алып әдәби әсәр рәвешендә укучыга җиткермәсәк, буыннар чылбыры, бәйләнеш тәмам өзеләчәк”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG