Accessibility links

Кайнар хәбәр

1917 ел инкыйлабының югалып торган сурәтләре


Омски тимер юл вокзалындагы хәрбиләр
Омски тимер юл вокзалындагы хәрбиләр

Инкыйлабтан соң бер гасыр чамасы вакыт үткәч очраклы рәвештә АКШта табылган фотосурәтләрен Антон Орлов тамашачыларга шул чордагы фото карау ысулы белән күрсәтә.

Чыгышы белән Русиядән булган, инде күптәннән АКШта яшәүче һәм фото җене кагылган Антон Орлов 2005 елда Калифорниянең төньягындагы бер йорт базында сакланучы иске тартмаларда актарыну мөмкинлеге бирелгәч үзенә нинди бәхет елмаюына ышанып бетә алмый. Бу тартмалар эчендә ул 1917 елгы инкыйлаб чорында Русиядә эшләгән америкалы христиан дин әһеле Джон Уеллс Раһилл төшергән һәм кулдан буялган пыяла фотослайдлар хәзинәсе таба. Ул слайдлар арасында шул чорда Кытай һәм Япониядә төшерелгән башка үзенчәлекле сурәтләр дә табыла.

“Анда йөзләрчә фотосурәт таптым – кар каплаган авыллар да, поезд сурәтләре дә, утлы коралдан теткәләнгән биналар да, траншеялардагы солдатлар, йорт янында төшкән солдатлар, поездлардагы солдатлар... бик күп солдатлар сурәтләре иде”, ди Орлов.


Бу фотоларны монда зуррак кысаларда карый аласыз.

Орлов хәзер бу фотосурәтләрнең кайберләрен һәм аларның тарихын башкалар белән дә уртаклаша. Хәзер аның The Photo Palace исемле интернет сәхифәсе һәм шул ук исемдәге автобусы да бар. Бу автобус эчендә караңгы бүлмә. Анда фото төшерүнең һәм күрсәтүнең тарихи ысуллары белән танышырга мөмкин.

Орлов 1977 елда Мәскәүдә туа һәм 2004 елда АКШка күченеп китә. Кино һәм фото төшерүче бабасы аңа фото белән кызыксыну орлыклары салып калдырган була. “Кызганыч, бабам әле мин кечкенә яшьтә, аның осталыкларын чынлап өйрәнә алмаган чагымда ук вафат булды. Әмма 12 яшемдә бер сыйныфташым мине фото төшерергә һәм аклы-каралы фотолар ясарга өйрәтте. Шуннан бирле мин үземнең киләчәгемне фото ясый торган шул серле караңгы бүлмәдән башка берничек тә китерә алмадым”, дип искә ала Орлов.

Калифорниядәге Сан-Һосе дәүләт университетында фото серләрен өйрәнгән Орлов хәзер Мексика чигенә якын урнашкан Сан Диего шәһәрендә яши.

Аның әйтүенчә, йорт базында табылган фотоларны төшергән америкалы христиан дин әһеле Джон Уэллс Раһилл Русия тарихы, мәдәнияте белән һәм фотография белән бик нык кызыксынган кеше була. Русиядә инкыйлаб булуын ишеткәч Раһилл аны үз күзләре белән күрергә тели һәм Яшь ирләр христиан берләшмәсенең (YMCA) Сугыш эшләре бүлегенә ихтыяри булып кушыла. Шуннан соң аны Русиянең Көнбатыш фронтында хәрбиләргә ярдәм итәргә җибәрәләр. Хәзерге Эстония, Латвия чикләре янында урнашкан Валк (хәзерге исеме – Валга) авылында Раһилл “Солдатлар йорты” ачып җибәрә. Моның өчен аңа иске мәктәпне бирәләр. Раһилл шунда уку, өстәл уеннары бүлмәләре, ашханә һәм башка бүлмәләр оештыра. Солдатлар сугыштан ял иткән арада шунда килә торган була.

1918 елда Раһилл Русиядән Кытай һәм Япония аша эвакуацияләнгәндә ул илләрдә дә фотолар төшерергә өлгерә.

АКШка кайткач ул әлеге фотоларын “серле лампа” аша карауга әзерли. Хәзерге, заманча слайд проекторларының борынгы бабасы булган “серле лампалар” 16 гасырда ук кулланыла башлый. Баштарак алар шәм яктылыгы, соңрак керосин һәм электр лампалары белән эшли башлый. “Серле лампа” Раһиллга үз сәяхәте турындагы фотоларны кызыксынучы тамашачыларга зуррак итеп күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Орлов әйтүенчә, Русиядә эшләп кайткан күп кенә кешеләрне 1920 елларда социалистлар тарафдары дип кара исемлеккә кертәләр. Раһилл үзенең 500-дән артык пыяла слайдларын тартмаларга тутырып үзе яшәгән йортның базына төшереп куярга мәҗбүр була. Шуннан соң аларны бер гасыр буе диярлек һичкем күрми. Бары тик 2005 елда Раһиллның оныгы гына пыяла слайдларны табып бу турыда Орловка сөйли.

Орлов Раһилл слайдларын мондый төрдәге слайдларның иң яхшы үрнәкләре, дип атый. “Кулдан буялган бу слайдларны АКШта булган иң яхшы фото эшкәртү ширкәтләрендә әзерләгән булырга тиешләр. Бу искиткеч эшне кем башкарганлыгын ачыклау өметен әле дә өзмим”, ди ул.

Хәзер Орлов, әгәр дә акча белән ярдәм итүче булса, Раһилл сәфәренә йөз ел тулган 2017 елда ул йөргән юллардан тагын бер мәртәбә узып фотолар төшерергә хыяллана.

“Мин нәкъ ул кулланган фотокамераны һәм ул кулланган фотофильмны кулланачакмын. Кайткач яңа серле лампа слайдлары ясап аның тупланмасына өстәячәкмен”, ди Орлов.
XS
SM
MD
LG