Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа стадионга исем бирү бәйгесенең финалына биш исем сайлап алынды


Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы Казанда төзеләчәк яңа стадионга исем бәйгесе игълан иткән иде.

Бәйге дәвам иткән бер атнада меңнән артык тәкъдим килгән. Шулардан барлыгы бишесе сайлап алынган. Алар "Kazan-Arena", "Миллениум", "Зилант", "UNI (Юни)" һәм "Татарстан-арена". Тавыш бирү 31 гыйнварда төнге 12дә тәмамланачак.

Бәйге нәтиҗәләре тавыш бирү тәмамлангач ук игълан ителәчәк.

Бу тавыш бирү нәтиҗәләрен көтеп тормыйча Азатлык сәхифәсендә дә сораштыру оештырылган иде. Тәкъдимнәр һәм нәтиҗәләрне безнең сәхифәдә күрә аласыз.
XS
SM
MD
LG