Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Тәүфыйк Василов: "Әл-Ихлас мәчетен ябу – тупас рәвештә канун бозу"


Хәбәр иткәнебезчә, 16 гыйнварда Казанның Әл-Ихлас мәчетенә намазга килгән мәхәллә әгъзалары тоткарланып Совет районы хокук саклау бүлегенә озатылган иде. Тоткарланучылар арасында булган Әл-Ихлас мәхәлләсе юристы Тәүфыйк Василов Азатлык радиосына полициянең аларны тупас рәвештә кулга алуын, мәчетнең килешүне бозмавын, рәсми мәгълүмат чараларының дөрес мәгълүмат таратмаулары турында сөйләде.

Тәүфыйк Василов белән Әл-Ихлас мәхәлләсе таш дивар белән ябылган гыйбадәт йорты янында, кар өстендә өйлә намазы укыганнан соң әңгәмә кордык. Ул үзе белгән-күргәннәрне теләп сөйләячәген белдерде һәм рәсми телеканалларга да, "Әл-Ихлас вәкилләренә үз сүзләрен әйтергә мөмкинлек бирегез" дигән хатлар кертеп чыгуын әйтте.

– Бүген Ихлас мәхәлләсенең ни хәлдә? Сезне ничә тәүлек тоттылар, ни сәбәпле яптылар һәм киләчәк ничек күренә?

– Алла рәхмәте белән җиде көн утырып чыктым. Бер кеше биш, берәү алты көн утырды, биш кешегә җидешәр тәүлек бирделәр. 24 гыйнварда соңгы кеше, сигез тәүлек утыручы чыкты.

16 гыйнварда тоткарлап алып китүләре түбәндәгечә булды; иртәнге сигезләр тирәсендә Әл-Ихлас кырыенда басып тора идем. Борылсам, бер төркем полиция мәчеткә таба килә. Аларга ияреп, унынчы кеше булып мәчетнең эченә кердек. Тиз генә аяк киемемне салуга хокук сакчылары каршына чыгып, келәмнәргә урамнан кергән аяк киеме белән басмаска, сезгә каршы кеше юк монда, аяк киемнәрне салып керегез дип әйттем. Бер төркеме минем сүзне тыңлап эчкә керде. Шунда берәү кулга кәгазьләр тоттырды, "бер як буларак килешүне сезнең белән өзәбез" диде. Ул кәгазьләрне алып, болар кизү торучы (дежурный) өчен дип өстәлгә куйдым. Шулчак ишектән майор киемендәге зат мәчеткә кереп келәмгә басты. Мин аңа аяк киемегезне салыгыз дип әйттем. Ул "Юк салмыйм", диде. "Келәмнән төшегез", дип өстәдем. "Төшмим", ди теге. Шулай берничә тапкыр кабатладык та, ул полициягә фәрман бирде һәм мине мәчеттән кар өстенә өстерәп алып чыктылар, аннан машиналарына тотып ыргыттылар. Шул рәвешле мин ябылуга эләктем.

– Казан хакимияте белән Ихлас мәчетенең ике яклы килешүенә төгәллек кертегез әле. Аның чыннан вакыты чыкканмы, нинди килешү ул?

Тәүфыйк Василов

Тәүфыйк Василов

– Килешү "Договор о безвозмездной пользовании" дип атала. 2004 елның сентябрь аенда биш еллык вакыт өчен төзелгән. Әгәр дә ике яктан да каршылыклар килмәсә, ул үзеннән-үзе тагын биш елга озынайтылырга тиеш иде. Соңгы тапкыр 2009 елны 2014нең сентябренә кадәр озынайтылды. Әмма Русиядә 2008 елны дәүләт милкенең вакытлыча куллануга күчүенә бәйле яңа канун кабул ителде. Шуңа таянып 2010 елны Казан хакимияте шәһәр милкен арендага бирүгә бәйле өстәмә карар кабул иткән икән.

Безне тоткарлаган мәхкәмә карары буенча гына белдем, янәсе Казан прокуроры мэриягә, дөресрәге шәһәрнең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына, мәчеткә бәйле килешүне Русия канунына төгәл китерегез дип мөрәҗәгать иткән. Канунмы ул яисә карармы, әгәр дә ул якларның хәлен начарлата икән, Конституция буенча канун кире көчкә ия түгел. Аңа карамастан алар шул канунга таянып үзләренең эшләрен канунлаштырмакчы булганнар. Имеш, прокурордан хәбәр алганнан соң Казанның җир һәм милек комитеты Әл-Ихластан мәчетеннән кешеләрне чыгарырга өстәмә көч сорап шәһәрнең полиция башлыгына мөрәҗәгать иткән.

– Ягъни, Ихлас мәчете Казан шәһәре милке?

– Әйе, бу мәчет – шәһәр милеге. Ул безгә "безвозмездного пользования" дип арендага бирелгән.

– Әл-Ихлас мәчете халык көче белән булдырылган гыйбадәт йорты түгелме соң?

– Аның әле кызыгы шунда , 2006 елны мәчетнең 71 метры безнең мәхәлләгә, 47 метры диния нәзарәтенә бирелгән. Нәзарәт монда бармакка-бармак сукмады. Ә безнең мәхәллә алар ягын да караган, анда зур казан булган , аны кисеп алганнар, эчен һәм тыш төзекләндергәннәр. Шул рәвешле мәчетнең ул ягын да кулланганнар. Аңа карамастан ул безнең милек. Әгәр дә инде "договор о безвозмездной пользовании" булса , ясалган өлеше бер кадагы да безгә керми, ә теге яктагы, ремонт ясаган анысы безнең милек, мәхәллә милеге дип атала. Болары әлегә аңлашылып бетми. Шуңа да карамастан безне мәчеттән чыгарып ыргыттылар.

– Хәзер сез нишли аласыз? Сездә барлык кирәкле кәгазьләр бармы?

– Бездә бөтен документлар бар. Бу мәсьәләне гадиләштереп болай аңлатырга була. Әгәр дә бер кеше белән икенче як фатирны вакытлыча куллану хакында килешү төзегән икән, фатир хуҗасы килешү бозылган очракта да полициягә мөрәҗәгать итеп кенә арендага алучыны көчләп куып чыгара алмый. Иң элек мәхкәмәгә гариза бирергә тиеш, мәхкәмә карары приставларга бара. Алар шуннан соң гына фатирдан чыгара. Бу мәчет белән дә шул хәл. Безнең тәртибебез аларга ошамаган очракта, ягъни килешү таләбенә туры килмәсә, Казан хакимияте яисә җир һәм милек комитеты арбитраж мәхкәмәгә гариза бирергә тиеш. Ул килешүдә каралган. Мәхкәмә карарыннан соң башкару кәгазе белән приставлар килеп мәчетне азат итәргә безгә көн бирәләр. Боларның берсе дә эшләнмәде. Аларның эш-гамәлләре җинаять кодексының ике маддәсенә туры килми, русча әйтсәк, ул - "самоуправство" һәм "злоупотребление должностными положениями".

– Идеологик яктан карасак, Әл-Ихлас мәхәлләсен рәсми мәгълүмат чаралары “Хизб ут Тәхрир” оешмасы белән бәйли. Бу мәчет кешеләрен, бигрәк тә Рөстәм хәзрәт Сафинны экстремистик, радикал карашлы дип тә әйтәләр. Юрист буларак сез ни диярсез?

– Юрист кына түгел, гади кеше буларак та шуны әйтергә телим, алай дип сөйләүчеләргә психиатр гына булыша ала.

Рөстәм хәзрәткә килгәндә, аның чыгышларын карасагыз, аның беркайчан да радикал әйберләр әйткәне юк. Байракка карапмы, башка сәбәпләр табыпмы, сузып-тартып гаепләү бара. Ләкин монда бит Рөстәм хәзрәт кенә түгел, 30 кешедән торган мәхәллә бар. Рөстәм хәзрәт имам-хатыйбның ярдәмчесе генә әле, 30 кешенең берсе. Алайса 29 кешенең барысына да җинаять эше ачарга кирәк инде.

– Димәк, республикадагы бер төркем журналистлар сезне "Хизб ут-Тәхрир" белән дәлилсез, урынсыз бәйли. Бу "ярлык"тан котылу мөмкинме?

– Русиянең "массакүләм мәгълүмат чаралары" дигән кануны бар. Без шул канунга таянып "Казан", "Татарстан-Яңа гасыр", "Эфир" телеканаллары кебек мәгълүмат чараларына, "безгә җавап кайтарырга мөмкинлек, вакыт бирегез" дигән мөрәҗәгатьләр бирдек. Әлегә җавап килмәде. Үз кулларым белән тоткарлану алдыннан һәркайсына илткән идем. Әгәр вакыт бирмәсәләр, канунга таянып, "О защите чести и деловой репутации" дип мәхкәмәгә бирәчәкбез. Ләкин алай да дөреслек өскә чыгар дигән ышаныч бик аз.

* * * *

Әл-Ихлас мәхәлләсе тирәсендәге хәлләрдән соң Рөстәм Сафин һәм Тәүфыйк Василов исемнәре күпләргә билгеле булды. Рөстәм Сафин нигездә рәсми нәзарәт белән каршылыгы аркасында танылу алса, Тәүфыйк Василовның исеме мөселман даирәсенә генә түгел, ә сәясәтчеләргә дә мәгълүм. Заманында милиция сафларында эшләгән, 1990нчы елларда Татарстан депутаты да булган Анатолий Васильев ул вакытта ук оппозицион карашлары белән танылу алган иде. Кайбер мәгълүмат чаралары аның ислам динен кабул итеп Тәүфыйк Василов исемен алуы турында яза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG