Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный танышу өчен үзенең җинаять эше материалларын алган


Оппозиционер Алексей Навальныйга танышу өчен «Кировлес» дәүләт ширкәтенә бәйле җинаять эше материаллары бирелгән. Бу хакта Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерде.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Навальный Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның киңәшчесе буларак 10 мең кубометр урманны урлауны оештырган һәм шул сәбәпле, Киров өлкәсе казнасына 16 миллион сумлык зыян китергән.

Навальный барлык гаепләүләрне кире кага һәм бу эшнең махсус оештырылганын әйтә.
XS
SM
MD
LG