Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колосоу татарлары проблемнар турында сөйләште


Гөлсем Әмирова (икенче рәттә уртада) “Сибирячки” һәм “Мәхәббәт” ансамбльләре белән
Гөлсем Әмирова (икенче рәттә уртада) “Сибирячки” һәм “Мәхәббәт” ансамбльләре белән

Омски төбәгенең Колосоу район үзәгендә “Мәхәббәт” ансамбле җитәкчесе Гөлсем Әмировага 50 яшь тулу уңаеннан тантаналы кичә булып узды. Кичә барышында районда яшәүче татарларның шактый зур проблемнары булуы да ачыкланды.

Колосоу районы өлкәнең төньягында, Омскидан 254 чакрым ераклыкта урнашкан. 2010 елгы җанисәп буенча районда 12803 кеше яши, аларның меңгә якыны - татарлар. Районда 34 авыл бар. Татарлар 2 авылда тупланып яшиләр - Кугытауда һәм Тускимәдә. Мәсникәү һәм Чапаево авылларында да татарлар яши, әмма бик аз санда.

Русиянең башка төбәкләрендә кебек, Колосоу районы авылларында да дәүләт эше юк. Һәркем тормышын, мөмкинлекләренә карап, үзенчә алып бара: кем терлекчелек белән шөгыльләнә, кем бәрәңге утырта, кем Себернең төньягына, вахта ысулы белән эшкә йөри.

Колосоудагы татар оешмалары

Узган гасырның 80-нче еллар ахырында Русия төбәкләрендә башланган милли хәрәкәт җанланышы Колосоуны да да читләтеп үтми. Омскиның үзендә һәм кайбер авылларда татар үзешчән сәнгать коллективлары оешып эшли башлагач, Колосоу татарлары да район мәдәният сарае каршында туплана башлыйлар, аеруча җыр сөючеләр.

Мәдәният сарае директоры Әкрәм Әмиров һәм аның тормыш иптәше, мәдәният сарае каршында рус коллективы белән эшләгән, әмма татар җырларына гашыйк булган Гөлсем Әмирова тырышлыгы белән 1997 елны Колосоуда “Мәхәббәт” татар җыр ансамбле төзелә. 2000 елны аңа “халык” исеме бирелә. Ансамбль бүген дә уңышлы эшләп тора.
“Мәхәббәт” ансамбле җырлый
“Мәхәббәт” ансамбле җырлый

Бер төркем активистлар тырышлыгы белән 2003 елны районда “Яңарыш” татар мәдәният үзәге төзелә һәм рәсми теркәлеп эшли башлый. Үзәк рәисе итеп татар хәрәкәтен әйдәп баручы, район мәдәният сарае директоры булып эшләүче Әкрәм Әмиров сайлана.

Әмма татар үзәгенә дәүләт органнары ягыннан ярдәм бөтенләй диярлек күрсәтелми. Барлык эшләр дә активистлар көче белән генә башкарыла, шул исәптән үзәкнең финанс ягы да. Салым инспекциясенә хисаплар әзерләгәндә үзәк җитәкчелегенә үз исәбенә чыгымнар да тотарга туры килә.

Рәсми теркәлүнең уңай ягын күрмәгән татарлар 2008 елны гариза язып, өлкә юстициясендә теркәлүдән баш тарталар. Дөрес, рәсми теркәлү бетерелсә дә, “Яңарыш” эшчәнлеген туктатмый, бүген дә Колосоу татарларын берләштерүче иҗтимагый оешма булып эшләп тора.

Дини тормыш

Татар мәдәният үзәгенең дини юнәлештәге эшчәнлегенә дә тукталырга кирәк. 2003 елны Татар мәдәният үзәге активистлары тырышлыгы белән мөселман оешмасы төзелә. 2005 елны рәсми теркәлә.

Дини оешма һәм татар үзәге активистлары тырышлыгы белән район үзәгеннән ерак булмаган урында мөселман зираты өчен җир алына. Аңа кадәр район үзәгенең мәрхүм булган мөселманнарын якындагы татар авыллары зиратларында җирли торган булалар.
Мәчет ачу тантанасында. 2008 ел
Мәчет ачу тантанасында. 2008 ел

Аннан соң татар үзәге активистлары районда мәчет булдыру эшенә керешәләр. Аларның район һәм авыл хакимиятләре җитәкчеләренә юллаган мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый, мөселманнарга элек колхоз идарәсе булган, әмма ярым җимерек хәлгә килгән ике катлы бина бирелә. Күмәк көч белән әлеге бина мәчет итеп төзекләндерелә һәм 2008 елның гыйнварында рәсми даирәләр һәм күп санлы мөселманнар катнашлыгында ачылып, эшли башлый.

“Мәхәббәт” ансамбле җитәкчесенең юбилее

“Мәхәббәт” ансамблен милли җанлы Гөлсем Әмирова җитәкли. Татар коллективыннан тыш ул “Сибирячки” рус коллективы белән дә җитәкчелек итә. Ике коллектив та районда алдынгылардан санала, өлкә һәм район күләмендә оештырылган чараларда, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Гөлсем ханымның нәтиҗәле эшчәнлеген, рус һәм татар телләрендә матур итеп җырлар башкаруын район җитәкчелеге дә таный. Яхшы хезмәте, ирешкән уңышлары өчен аңа 2012 елны районда беренчеләрдән булып “Колосоу районының халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
Гөлсем ханымны район хакимиятенең мәдәният бүлеге рәисе Николай Дурнев тәбрикли
Гөлсем ханымны район хакимиятенең мәдәният бүлеге рәисе Николай Дурнев тәбрикли

Узган якшәмбедә район үзәгендә Гөлсем Әмировага 50 яшь тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе булып узды. Тантанада катнашучылар, асылда, Гөлсем ханым җитәкләгән “Мәхәббәт”, “Сибирячки” ансамбльләре үзешчәннәре, юбилярның якыннары һәм дуслары иде.

Чара ял кичәсе рәвешендә оештырылган булса да, анда рәсми тәбрикләүләр дә булды. Башта Гөлсем ханыма район башлыгы Сергей Чубаревның хөрмәт грамотасы тапшырылды. Аннары юбилярны Район хакимиятенең мәдәният бүлеге рәисе Николай Дурнев тәбрикләде. Гөлсем ханыма ул рәхмәт хаты тапшырды, фидакарь хезмәте өчен рәхмәтле булуын белдерде.
Тантанада катнашучылар (Гөлсем ханым икенче рәттә, уртада)
Тантанада катнашучылар (Гөлсем ханым икенче рәттә, уртада)

Бәйрәм кичәсенә кунаклар өлкә үзәгеннән дә килгән иделәр. Омски Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле вәкилләре Гөлсем ханыма мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Алар Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелегенең дә тәбрикләвен җиткерделәр.

Кичә барышында Гөлсем ханым өчен көтелмәгән хәл дә булды: “Сибирячки” рус коллективы ханымнары, үзлектән өйрәнеп, җитәкчеләре хөрмәтенә татарча җыр башкардылар.
“Сибирячки” ханымнары татарча җыр башкара
“Сибирячки” ханымнары татарча җыр башкара

Башкалар да Гөлсем ханымны юбилее белән тәбрикләделәр, аның булдыклы җитәкче, яхшы иптәш, акыллы хатын, оста куллы хуҗабикә булуы турында сөйләделәр, аңа рәхмәтле булуларын белдерделәр. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Кичә барышында Гөлсем ханым белән әңгәмә кору мөмкинлеге дә булды. Сүз, асылда, башкарылган эшләр, алда торган планнар турында барды. “Без ансамбль белән халык җырларын да, эстрада җырлары да башкарабыз. Безнең төбәкара һәм Русия күләмендә оештырылган фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашасыбыз килә. Язган булса, быел коллектив белән нинди дә булса күләмле фестивальдә катнашырга уйлыйбыз”, диде Гөлсем ханым.
Гөлсем Әмирова җырлый
Гөлсем Әмирова җырлый

Әкрәм әфәнде Әмиров “Мәхәббәт” ансамбленең өлкә күләмендә үткәрелгән чараларга сирәк чакырылуы турында борчылып сөйләде. “Безне хәзер күләмле чараларга чакырмыйлар, ни сәбәптән икәнен дә аңламыйбыз. Әллә машина, әллә ягулык булмау сәбәпле. Коллективның милли чараларда катнашасы килә. Быел да шундый хәл кабатланса, үз исәбебезгә йөри башларга уйлыйбыз”, ди Әкрәм әфәнде.

Кугытауда һәм Тускимәдә мәктәпләр ябылган

Бәйрәм кичәсе барышында районда яшәүче татарларның проблемалары турында сүз кузгатылмады. Шулай да “Яңарыш” татар үзәге рәисе Әкрәм Әмиров белән булган әңгәмә барышында бүгенге көндә аеруча актуаль булган проблемнар күтәрелми калмады.

“2012 елны безнең ике татар авылында да, балалар саны аз булу сәбәп итеп, мәктәпләр ябылды. Балаларны автобуслар белән күрше рус авыллары мәктәпләренә йөртәләр. Инде яшь гаиләләр авылдан район үзәгенә яки мәктәп булган күрше авылларга күчеп китә башладылар. Татар авыллары таркала башлады. Яшьләр булмагач, алдагы елларда да мәктәпкә баручы балалар булмаячак. Бу – авыллар тарала дигән сүз,” ди борчылып Әкрәм Әмиров.
Татар үзәге исеменнән Гөлсем Әмированы Әкрәм Әмиров тәбрикли
Татар үзәге исеменнән Гөлсем Әмированы Әкрәм Әмиров тәбрикли

Әкрәм әфәнде мәктәпнең бинасын булса да саклап калырга тырышулары турында да сөйләде. Татар активистлары, мәктәпнең бинасын булса да саклап калу максаты белән, Кәгәтау һәм Тускимәдә мәктәп бинасында авыл клубы ачуга ирешкәннәр. “Әмма проблемнар тагын чыгып тора. Агымдагы елда мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы күтәрелергә тиеш. Тик ул хезмәткәрләрнең санын киметү нәтиҗәсендә булачак дигән сүз йөри. Безнең авыл клубларына кагылмасмы дип борчылабыз”, ди Әкрәм әфәнде.

Колосоу мөселманнары мәчеттән читләшкән

Юбилей кичәсендә катнашучылар белән барган әңгәмәләр барышында Колосоу мөселманнарының зур авырлыклар белән ачылган мәчеткә йөрмәүләре турында да мәгълүм булды. Бу хакта сөйләүчеләр үзләренең исемнәрен белдермәвебезне сорадылар.

2008 елны Колосоуда мәчет ачылганда намаз һәм дини йолаларны алып барырлык дин әһеле булмый. Дөрес, намаз укучы өлкәннәр табыла, әмма аларның имам вазыйфаларын үтәрлек белемнәре булмый, икенче яктан, өлкән яшьтә булу сәбәпле, сәламәтлекләре дә какшау була.

Шулай да мәчет эшли. Намазлар укыла, зурлап дини бәйрәмнәр үткәрелә. Барлык эшләр дә дини оешма вәкилләре җитәкчелегендә башкарыла. Алар мәчетнең керем-чыгымнарын да барлыйлар, хисап дәфтәрләре алып баралар, җомга саен мөселманнар алдында тотылган акчаларга хисап тоталар.
Мәчет ачу тантанасында катнашкан мөселманнар. 2008 ел
Мәчет ачу тантанасында катнашкан мөселманнар. 2008 ел

Һәр мәчеттә дә имам булырга тиешлеген һәркем беләдер. Һәм 2009 елда имам вазифаларын башкарырлык кеше табыла. Колосоу мәчетенә имам итеп ике елга якын Омскиның Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алган Илһам Ураев куела.

Әмма яшь имам Колосоу мөселманнарының өметен акламый, алар белән уртак тел тапмый, килешеп эшләми. Имамның үз тормышын да ислам кануннары буенча гына алып бармавы мөселманнарда ризасызлык тудыра.

Колосоудагы бер урам
Колосоудагы бер урам
XS
SM
MD
LG