Accessibility links

Равил Бохараевны искә алу кичәсе урыс телендә барды


Равил Бохараевны искә алу кичәсе үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

Равил Бохараевны искә алу кичәсе үтте

25 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге бинасында бер ел элек вафат булган шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Равил Бохараевны искә алу кичәсе булып узды. Чарада шагыйрьләр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, галимнәр, туганнары һәм дуслары катнашты.

Залга җыелганнарның күбесе татар телендә аңларлык дәрәҗәдә булса да, сәхнәгә чыкканнар урыс телендә сөйләүне кулай күрде. Бигрәк тә татар әдипләренең вата-җимерә урысча сөйләргә тырышулары истә калды. Татар телендә сөйләүчеләрдән Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанны әйтергә була, ул туган телдә чыгыш ясады. Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Роза Яппарова урысчага өстенлек бирделәр.

Равил Бохараев – математиклар нәселеннән. Аның әти-әнисе математика галимнәре булган, үзе дә Казанның математика мәктәбен тәмамлаган. Чарада катнашкан бертуган энесе Наил Бохараев та тормышын шушы фән белән бәйләгән. Аның сүзләренчә, Равил Бохараевның әдәби сәләте кечкенәдән үк күренә башлаган. Шуңа күрә абыйсының әдәбият юлын сайлавы гаиләдә кризис китереп чыгармаган.

Галим Хатыйп Миңнегулов шагыйрьнең иҗатын аерым билгеләп үтте. Профессор сүзләренчә, Бохараев әсәрләре урыс әдәбияты кысаларына да, татар әдәбияты кысаларына да сыймый.

“Аның әсәрләре әзерлеге булмаган укучыга авыррак булырга да мөмкин. Ләкин соңыннан күнегелә, чөнки анда уй-кичерешләр тирәнлеге бар һәм ул заманча фикерләве белән әдәбиятта тиз арада үз урынын тапты”, диде Миңнегулов.

Искә алу кичәсендә Курчак театры артистлары да катнашты. “Әкият” репертуарында Бохараев әсәре дә бар икәне билгеле. Җыр-моң өчен Рөстәм Маликов җавап тотты. Калган чыгыш ясаучылар Бохараев белән бәйле хатирәләр белән уртаклаштылар.
XS
SM
MD
LG