Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Казанның Әл-Ихлас мәхәлләсенең берничә әгъзасы, шул исәптән, мәчетнең икенче имамы Рөстәм Сафин тоткарланып биш көнгә иректән мәхрүм ителгән иде. Иреккә чыккач Рөстәм хәзрәт Азатлыкка мәхәллә тирәсендәге хәлләрне аңлатты. Ул Әл-Ихлас мәхәлләсенең Хизб ут-Тәхрир оешмасына катнашы юк дип белдерде. Шулай ук Татарстанның диния нәзарәтендә махсус хезмәтләр вәкиле эшләвен дә әйтте.

Рөстәм Сафин белән әңгәмә корыр алдыннан Әл-Ихлас мәхәлләсендәге апа-әбиләрнең фикерләре белән кызыксындык. Аларның әйтер сүзләре шактый җыелган булган.

"Без монда берничә кеше бу мәчетне төзи башлаган көннән бирле йөрибез. Әл-Ихлас чүп-чар, кеше, хайван тизәкләре белән тулы урында барлыкка килде. Без мәчет буласы җирне җирәнә-җирәнә җыештырдык. Биш КАМАЗ машинасы чүп түктек. Ихтыяри ир-егетләр килеп үз көчләре белән мәчетне төзекләндерделәр, без аларга ашарга ташып тордык. Әлеге мәчеткә диния нәзарәтенең дә, дәүләтнең, хөкүмәтнең дә бер тиене дә кермәде. Әл-Ихлас мәхәллә көче белән булдырылды, кайсы келәм китерде, кайсы комган, кемдер башка кирәкле әйберләрне алып килде. Боларның барысын да Аллаһ тәгалә күрде һәм күрәчәк.

Безне "ваһһабчылар", "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы кешеләре дип мыскыл итмәсеннәр. Ул сүзләрне без телдән әйтә дә белмибез. Монда бернинди начарлык эшләгән кеше юк. Хәзрәтләребезнең вәгазьләре дә күңелгә ятышлы, сөйләмнәрендә дә бары яхшы сүзләр генә. Әл-Ихлас кебек мәчет, аның хәзрәтләре кебек имамнар бөтен Татарстанда юктыр.

Өстәп шуны да әйтим әле, бөтен шәһәр буенча кара байраклар күтәреп машиналарда йөрүчеләрне дә Рөстәм хәзрәткә сылтап куйдылар, анда аның катнашы юк. Без Рөстәмне сайлап куйдык һәм ул безнең белән булачак, без аны беркая да җибәрмибез. Мәчетне ачып башка мулла китереп тормасыннар, алар безгә кирәкми", диде өлкән яшьтәге Фәһимә Ситдикова. Аңа башка әби-апалар да кушылды, барысы да Рөстәм хәзрәт Сафин яклы иде.

Рөстәм Сафин

Рөстәм Сафин

Безнең белән очрашуда Әл-Ихлас мәчетенең икенче имамы Рөстәм хәзрәт тә узган ел Казанда үткән автойөрешкә катнашы юклыгын белдерде. Без аңа Ихлас мәчете тирәсендә булган хәлләргә бәйле сораулар бирдек, ул аларга мәхәллә кешеләре дә ишетерлек итеп җавап бирде, шул рәвешле үзенең ялган сөйләмәвен күрсәтергә тырышты.

– Рөстәм хәзрәт, җәен үткән пикетлар, автойөрешләр, урамда уздырылган дини бәйрәмнәр нинди максат белән оештырылды?

Пикетларга килгәндә, әйе, аларны Әл-Ихлас мәчете уздырды. Ни сәбәпле, чөнки гаделсез рәвештә мөселманнарга һөҗүмнәр, репрессияләр башланган иде. Әлбәттә моңа мөселманнар битараф кала алмады, без бу эшләрдә катнаштык.

Автойөрешләргә килгәндә, Әл-Ихлас мәчетенең моңа катнашы юк. Бу чараны мөселманнар оештырган. Андагы байракларга карап безгә күрсәтсәләр, әйе, андый байраклар Әл-Ихлас мәчетендә дә бар. Ул – ислам символлары. Кабатлап әйтәм, автойөрешләрне без оештырмадык.

– Узган ел Әл-Ихлас мәчете үз теләге белән Казанның Җиңү паркында Ураза гаете бәйрәме оештырган иде. Бу эш-гамәл өчен дә рәсми мәгълүмат чаралары сезне тәнкыйтьләп килә.

– Бәйрәмне бик матур итеп үткәрдек. Әмма ахырдан полиция килеп безне тоткарлап, сарыкларны төягән кебек машинага төяп алып киткән иде. Ләкин Аллага шөкер бу эш буенча мәхкәмәдә җиңдек. "Татарстан-Яңа гасыр" каналын мәхкәмәгә бирдек. 17 гыйварда бу эш каралырга тиеш иде, ләкин 16сы безне тоткарлау сәбәпле күчерелде.

– Рәсми телеканаллар сезне экстремистик, радикал карашлы булуда гаепли, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы дип тә әйтәләр.

– Гомумән, мин - ислам диненә караучы кеше. Беркайчан да мөселманнарны бүлгәнем булмады. "Хизб ут-Тәхрир" егетләре бар икән, берсенең дә әле Әл-Ихлас мәчетендә "партия билеты"н күрсәткәне юк.

– Димәк, рәсми мәгълүмат чаралары арттыра, ялган сөйли түгелме соң?
Казандагы терактлар җөмһүрият статусын алу өчен Мәскәү тарафыннан махсус эшләнде дип уйлыйм

– Мәхкәмә булмый торып, ничек алар шушы карарны чыгара алганнар. Мин әле рәсми рәвештә "мин шундый-шундый җәмәгатьтән" дип әйтмәдем. Алар үзләре теләгәнчә фаразлыйлар. Ә кем булуымны мин үземдә калдырам. Мин – мөселман. Шушы исемне мин зурлап тотамын. Бүген дәүләт җитәкчеләре мөселманнарны традиционал һәм радикалларга бүлде. Ислам динендә андый төшенчәләр юк. Казандагы терактлар [Татарстаннан] җөмһүрият статусын алу өчен Мәскәү тарафыннан, махсус хезмәтләр ярдәмендә эшләнде дип уйлыйм.

– Кайберәүләр сезнең чыгышларда дәүләт иминлегенә куркыныч янарлык сүзләр ишеткән, имеш, ил җитәкчеләренә дә тел тидергәнегез...

– "Җиһад" дигән сүзнең минем авызымнан гомумән чыкканы юк. Халыкка андый сүзләр сөйләмәдем. Тәнкыйть сүзләре булса, бары тик гаделсезлеккә каршы җавап иде. Ә инде инкыйраз ясау, кемгәдер һөҗүм итүне әйтеп тә торасы юк.

– Шартлату, ату гамәлләренә дә сез каршымы?

– Әлбәттә. Ул күренешләргә без каршы. Казанның Химиклар урамындагы булган хәлләрне Әл-Ихлас белән бәйләделәр, бу гаеп ату, ялган. Безнең мәхәллә исемлеге бар, алар барысы да исән-сау, беркемдә югалмады. Ул яла ягучылар кыямәт көнендә җавап тотачаклар әле, бу дөньяда аларны мәхкәмәгә бирергә телибез.

– Сез ябылуда булып чыктыгыз, алга таба тикшерү дәвам итәме? Мәчетне япкач мәхәллә белән кайда күрешәсез?

– 282нче маддәгә таянып миңа җинаять эше ачтылар. Имеш, мин ыгы-зыгы чыгарам, динара, халыкара мөнәсәбәтне бозам, фетнә тудырам икән. Әлбәттә, болар барысы дөреслеккә туры килми. Минем вәгазьләремдә дә әлеге гаепләрне раслый торган җөмләләр, сүзләр юк.

Ни өчен сез башка мәчетләр белән элемтәдә түгел, әллә сөйләштегезме инде? Ихлас мәхәлләсе алга таба нишләргә уйлый?
Диния нәзарәтендә эшләүче Равил Шәкүров ФСБ ветераннары шурасы әгъзасы, ФСБ бинасына үз коды белән кереп йөри

– Мәчетебезне көчләп нәзарәткә бирсәләр дә, аларның чынбарлыкта нинди оешма булуын әйтеп үтим әле. Җинаять эше ачылгач миңа еш кына махсус хезмәтләр (ФСБ) утырган бинага барырга туры килә. Анда төрле-төрле тикшерүчеләрне, хезмәткәрләрен күрәм. ФСБдагы ветераннар шурасы әгъзалары арасында Равил Шәкүров исемле кеше бар. Аңлавымча, Равил әфәнде үз коды белән махсус хезмәтләр бинасы кереп йөри. Ул шул ук вакытта диния нәзарәтендә дә эшли. Димәк, республиканың үзәк дини идарәсе тулысынча ФСБ кулы астында. Алар беркайчан да мөселманнарның иминлеге турында уйламаячак.

Әл-Ихлас мәхәлләсе мөселманнары кар өстендә намаз укый

Әл-Ихлас мәхәлләсе мөселманнары кар өстендә намаз укый

Башка мәчетләрнең руханиларына килгәндә, минем шәхси фикерем шундый: бүген мәчеттә имам булыр өчен махсус хезмәтләрдә ул кешене кулда тотарлык начар мәгълүмат (компромат) булырга тиеш. Шул вакытта гына аңа шәһадәтнамә бирәләр. Андый кеше ирекле вәгазь сөйли алмаячак һәм Әл-Ихлас мәчете хәленә калачак. Чөнки ислам дине тәгълиматын бирү Русиядә тыелган, ярамый. Безгә нәрсә сөйләргә, ничек дин тотарга кирәклекне үзләре әйтә. Хәтта массакүләм мәгълүмат чараларында шундый фикерләр күренә, янәсе яулык бәйләү, хиҗап кию ислам динендә, Русия исламында юк. Бу нинди ислам дине була соң? Безгә "Русия исламы" кирәкми, безгә Аллаһының исламы кирәк. Ә гомумән, безнең динебез ул – татулык дине.

Еш кына Әл-Ихлас мәхәлләсен башка мәчет руханиларыннан аерылуда гаеплиләр. Без аларга безнең уставыбызны кабул итегез дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Юк, кабул итмәделәр.

* * * *

Әл-Ихласның мәхәлләсенең "Хизб ут-Тәхрир"га ни катнашы бар?

Беренчеләрдән булып Әл-Ихлас мәчетен Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин тәнкыйтьләп чыкты. Лотфуллин фикеренчә, Әл-Ихлас мәчетендә дини экстремистлар җыела.

Әл-Ихлас мәчетенә йөрүчеләр “Хизб ут-Тәхрир” карашларын алга сөрә дип матбугатта да күп мәртәбә яздылар.

“Әл-Ихлас” мәхәлләсенең юристы Тәүфыйк Василов Азатлыкка биргән әңгәмәсендә бу белдерүләрне кире какты. Әгәр матбугат чаралары ялган сөйләүне туктатмаса, ул аларны мәкхәмәгә бирү белән кисәтте.

“Безне радикал мөселманнар дип атаучыларга психиатр гына булыша ала. Рөстәм хәзрәтнең чыгышларын карасагыз, аның беркайчан да радикал әйберләр әйткәне юк. Өстәвенә Рөстәм хәзрәт бары тик имам-хатыйб ярдәмчесе вазифасын гына башкаручы, ә мәхәлләдә 30 кеше бар. Рөстәм хәзрәткә карата эш ачканнар икән, калганнарга да эш ачсыннар. Шул исәптән миңа да" диде Тәүфыйк Василов.

Илшат Сәетов

Илшат Сәетов

"Әл-Ихласның "Хизб ут-Тәхрир"га ни катнашы бар?" дигән сорау белән без КФУның төбәкне өйрәнү һәм ислам белеме кафедрасы доценты, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовка мөрәҗәгать иттек. Аның фикеренчә, “Хизб ут-Тәхрир” хәрәкәтенең алымнары “Әл-Ихлас мәхәлләсенеке белән охшаш. Соңгыларның интернетта, матбугатта активлашып китүе шуңа мисал булып тора дип саный ул.


“Белгәнемчә, 2000нче еллар башыннан “Хизб ут-Тәхрир” хәрәкәтенең дөнья күләмендә стратегиясе үзгәрде. Алар низаг чыгаруда катнаша башладылар. Бу мәгълүмат чараларын җәлеп итү өчен эшләнелә микән, анысын белеп булмый. Җәй көненнән башлап алар каяндыр килеп чыктылар. Видеолар төшерәләр, матбугат белән актив сөйләшләр, социал челтәрләрдә күп кешене “дусларга өстәп” үз эшчәнлеге белән таныштыра башладылар. Махсус төркемнәр, хокук яклаучы оешмалар ясап, актив эшчәнлек алып баралар. “Хизб ут-Тәхрир” оешмасының эчендә барган хәлләрне белеп булмый, ләкин тыштан шулайрак күренә.

“Хизб ут-Тәхрир” хәрәкәтенең Русиядә тыелуы Әл-Ихлас мәчете ябылуның төп сәбәбе булып тора. Мәчет ябыла дигәнгә бик ышанып та бетмим. Бу фәкать кайбер кешеләргә каршы эшләнгән чара һәм тиздән мәчет янә тулы көчкә эшләп китер дип ышанам. Ә мәчеттән чыгарылган мөселманнар мәчетсез дә эш алып барырлар. Монысы инде хокук саклау органнарына эш булып тора. Иң кызыгы шунда: мәхәллә лидерлары әби-бабайларны алга куеп, аларны төп кеше итеп күрсәтергә тырыша. Интернетка әбиләр елаган видеоларны куйган булалар. Әмма, миңа калса, мәчеткә юньле имам килсә, бу әби-бабайлар аны да кабул итәрләр дип уйлыйм. Чөнки Рөстәм хәзрәтнең ни белеме, ни харизмасы, ни риторикасы юк. Башка имам тиз табылыр дип уйлыйм” диде Илшат Сәетов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG