Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туым җондызы" керәшен җыры бәйгесе тәмамланды


Казанда "Туым җондызы" керәшен җыры бәйгесе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:54 0:00

Казанда "Туым җондызы" керәшен җыры бәйгесе үтте

25 гыйнварда Казанда яшь башкаручылар “Туым җондызы” керәшен җырлары бәйгесенә җыелды. Бишенче тапкыр үткәрелүче фестиваль милли җырларны, музыка сәнгатен саклап калуга юнәлгән. Быелгы бәйгедә 5-25 яшьлек артистлар катнашты.

Бәйге берничә этаптан торды. Башта төбәкләрдә, районнарда сайлап алу турлары узды, жюри тарафыннан сайлап алынган башкаручылар бәйгенең төп өлешендә көч сынашты.

Иң куандырганы – сәхнәдә яшь башкаручылар шактый күп иде. Жюри рәисе Геннадий Макаров сүзләренчә, бәйге нәкъ менә шул максатка ирешер өчен оештырыла. Аның фикеренчә, шундый чаралар аша керәшен яшьләре туган мәдәнияткә ныграк тартыла.

“Безнең төп максатыбыз – халык иҗатын яшьләргә тапшыру. Бу механизм эшли башлады. Бүгенге көндә керәшен яшьләре туган мәдәнияткә тартыла башлады. Җир шарындагы төрле этник төркемнәр үзләренең гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен саклап калырга тырыша. Керәшеннәр дә бу процесстан читтә тормый. Бәйгедән күренгәнчә, моның уңышлары һәм нәтиҗәләре бар”, ди Геннадий Макаров.

Жюри рәисе кайбер ансамбльләрне аерым билгеләп үтә. Мәсәлән, “Мирас” ансамбле, Алабуга районы коллективы, Тукай районы Мәләкәс авылыннан “Питрау”, Менделеевски районы “Бигәшкәй” ансамбле игътибарга лаек. Макаров әйтүенчә, “Бигәшкәй” ансамбле яшь составы белән тамашачыларны игътибарын ала.

“Алар үзләренең төбәкләренең үзенчәлекләрен алга сөреп башкаралар. Җырларны яшьләр башкаргач, аны яшьләр тыңлый. Картлардан яшьләр бик кабатламый. Һәм бу табигый әйбер. Без бәрәңге җыйганда искесен һәм яңасын аерабыз. Монда да шулай ук. Без иске орлыктан яңа җимешләр тудырып, тамырыбызны ныгытырга тырышабыз”, дип әйтә.

Концертны карарга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та килгән иде. Аның сүзләренчә, татар милләтенең формалашуында керәшеннәр бик мөһим роль уйный.

“Милләтнең формалашуында керәшеннәр искиткеч тирән мәгънәгә ия булган роль уйный. Халкыбыз күп әйберләрне югалткан, тамырларыбыздан аерылган булган. Ә керәшеннәр нәкъ менә шушы борынгы моңнарны, аһәңнәрне саклап кала алган. Дөрес, алар мәдәниятенә читтән кергән әйберләр дә бар, әмма борынгылык,
тамырлар белән бәйләнгән моң да шактый”, диде Ринат Закиров.

Жюри Менделеевски районы “Бигәшкәй” ансамблен Гран-при бүләгенә лаек дип тапты, башкаларга үсүне дәвам итәргә киңәш итте һәм уңышлар теләде.
XS
SM
MD
LG