Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

"Татарлар Русиянең милли стратегиясенә җавап кайтарырга тиеш"


Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге Путин имзалаган стратегияне иң карагруһчы документ дип танып, аңа ни рәвешле каршы чыгарга дип фикерләште. Сөйләшү кызу барды, каршы яклар бәхәскә кереп, хисләрне тыя алмыйча өстәл кагулар да булды.

"Милли хәрәкәт вәкилләренең иң еш кабатлаган сүзе – “кирәк”. “Кирәклеген барыбыз да беләбез, ләкин гамәлләрне тормышка ашырмыйча “кирәкче”ләр хәрәкәтенә әйләндек. Урыслар үз милли стратегиясен булдырды, укыдык, безне киләсе дистә елларда нишләтәчәкләре билгеләнде, ә бездән бернинди дә реакция юк. Җыелышның бер нәтиҗәсе булсын иде, без тарих алдында да бурычлы, мөрәҗәгать булса да кабул ителергә тиеш, бу сүз сөйләп утырмыйк”, дип сөйләде түгәрәк өстәлне алып баручы Абдулла Җәлилов.

24 гыйнварда узган түгәрәк өстәлдә җәмәгать эшлекләре белән бергә тарихчылар, “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары катнашты. Җыенда милли сәясәт стратегиясен эшләүдә 25 кеше катнашкан, шуның берсе – Русиянең милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов булды диелде. Җыенда катнашучылар аңа, депутат, татар милли-мәдәни мохтарият рәисенә буларак, ышанычны югалттык, дип хат салырга дигән фикергә килде.

“Тел-теш белән республиканы сакларга кирәк”

“Бюджеттан стратегияне тормышка ашырыр өчен 1 миллиард сум акча бүленеп, бөтен җирдә күзәтү үзәкләрен оештырып, “каратель”ләр кебек күзәтеп, халыкта генетик хәтерне югалттыру өчен бар көч куелачак” дип чыгыш ясады Фәүзия Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

“12 ел бер буынны телсез, мәдәниятсез, динсез калдыру өчен җитә. Бүген безнең төп максат – ул республиканы саклау. Стратегиянең мәкерле, астыртын эше ул төбәкләрне эреләндерү, өлкә, республикаларны кушу. Алар моны референдум аша да эшләргә мөмкин. Бу империянең коры гына сүзе түгел, аны моны гамәлгә ашыра башлады. Бу татарларга гына кагылмый, башкорт, чуаш, мари, удмуртны үз тирәбезгә җыярга кирәк”, дип белдерде Фәүзия ханым.

Аның артыннан сүзне академик Индус Таһиров, “Мондый документ кабул ителүе гаҗәп түгел", дип белдерде. “Бу электән үк бара, Столыпин реформасын искә алыгыз, бу шулай ук урыс милләтен генә саклап калу максатыннан эшләнде. Большевиклар Советлар берлеге төзеп милләтләрне юк итү сәясәтен алып барды. Мондый сәяси стратегия документын кабул итү безгә түгел, иң элек Русиягә куркыныч. Карагыз Кавказга, ул күптән Русия түгел. Анда Русия, Мәскәүгә нәфрәт белән караучы берничә буын үсеп чыкты. Федераль үзәк татар факторын ныгыткан булса, ул үзен саклап калырга сәләтле булыр иде”, диде галим.

“Таяныр фиркаләр дә юк”

Фәйзелхак Ислаев

Фәйзелхак Ислаев

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев "моңа кадәр тарихта мондый карагруһ документ булмады" дип саный. “Ник кабул итте моны Русия? Безне тикшерәме, каршы торырга көчебез бармы дип сыныймы, әллә инде алар безне юкка чыгып бара торган, көчсез дип инанганмы? Бу безнең үзебез өчен дә бер индикатор. Тарихка күз салсаң, шул күзәтелә: хөкүмәттә мондый документлар чыга икән, урыс милли фиркаләр каршы торган, кабул иттермәгән.

Без бүген кемгә ышана алабыз? Фиркаләр бер-берсеннән аерылмый, бер фикердә торалар, җитәкчелек әйткәнне хуплый. Сез карагыз, бу милли стратегияне язган авторлар арасында бер генә урыс кешесе юк. Нинди милләт кешесе икәнен әйтмим". Бу вакытта күпләр “Нәрсә яшереп торырга, яһүдләр дип әйт” дип сүзгә кушылды.

Җыелышта милли стратегия мәгариф канунына үзгәрешләр кертеп ныгытылды дип билгеләнде. Шулай да һәр авыр мәсьәләдән чыгу юлларын табарга өйрәнергә кирәк дип оптимистик караш белән эшне алып барырга тырыштылар. Бу очракта Галишан Нуриәхмәт каталоннарның бәйсезлеккә омтылышын үрнәк итеп куйды. Каталоннарың бәйсезлеге турында cүз чыгуы белән түгәрәк өстәлдә катнашучылар алкышлауларын кызганмады.

Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт

“Европаның кече милләтләрнең хартиясен Русия таныды, ләкин һаман да ратификацияләми. Безгә төрле милләтләр белән берләшеп, Русияне бу документка кул куюын таләп итәргә кирәк. Бу безнең өчен мөһим документ булыр иде, шуңа таянып эшләр идек. Бүген Татарстан бөтен Русияне ашата, 85% салым Мәскәүгә китә, дөресрәге, талап алалар. Әле шул очракта да без үзәккә бурычлы булып калабыз. Универсиада дигән акчаларны без кредитка алабыз, 768 млрд. сумга без Мәскәү алдында бурычлы. Миңнехановка, Шәймиевкә, Путинга референдум нәтиҗәләре исән дигәнне белдертергә тиешбез. Безнең бәйсезлекне раслаган документ бар бит!” дип сөйләде Галишан әфәнде.

“Путинга хат язудан туктыйк”

“Звезда Поволжья” газетасында мәкаләләр бастырып, халык арасында билгеле автор Нәркәс Муллаҗанов мондый җыелышта беренче тапкыр, “нинди Путин, Миңнеханов, Шәймиевны сөйлисез? Халыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк!” дип гаҗәпләнүен яшермәде.

Нәркәс Муллаҗанов

Нәркәс Муллаҗанов

“Халыкны кан яшьләре белән елатуга ирешеп аларны каршы торырга күндерелмәсә, татар иҗтимагый үзәге бюрократия белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк. Федераль каналлар, радиостанцияләрне тыңлагыз, алар даими “Татарстан – банкрот”, “Универсиада под срывом” дигән сүзләр әйтә. Бу мәкерле эшне алар оста башкара, шуның белән алар Татарстанны гына түгел, татар милләтен булдыксыз, потенциалын югалткан милләт итеп күрсәтергә, шул фикерне кешеләргә, безгә сеңдерергә тырыша.

Совет заманында ук татарларны этноним буларак юкка чыгаруның яшерен документы бар. Юкка гынамы бүген болгарчылык, урдачылык дип маңгайга маңгай бәрелешләр барлыкка килде? Бүгенге көндә без халык белән эшләргә, аларга аңлаешлы тел белән әйтергә тиеш. Милләт язмышын алардан башка берсе дә хәл итми” диде Нәркәс Муллаҗанов.

Моңа каршы чыгучылар да булды. “Сез татар милләтен белмисез, мин күп йөрдем, аның мәйданнарга чыгарга көче юк”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Рафаэль Мөхәммәтдинов

Рафаэль Мөхәммәтдинов

Тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов, “бүген халыкны ничек апатиядән чыгару турында уйларга кирәк. Аларга барысын да гап-гади итеп аңлатып, халыкны милләт буларак формалаштыру турында уйлау, бу сорауга җавап табу – милли хәрәкәтнең, галимнәрнең төп бурычы. Милли стандартлар булырга тиеш: тел, тарих, милли капитал, милли менталитет. Шуңа таянып эшләү мөһим”, диде.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина "эшне озакка сузмыйча төрки халыклар, дәүләтләргә ярдәм сорап, аларга таянып эшләргә кирәк" дигән фикерне яңгыратты.

Утырыш азагында Путин имзалаган милли стратегияне кабул итмибез дигән мөрәҗәгать язарга, шулай ук бу документның Татарстанга, урыс булмаган милләтләргә нинди тәэсире булырга мөмкинлеге турында Татарстан Дәүләт шурасында сөйләшүне оештыруны, республика депутатлары исеменнән дә Мәскәүгә мөрәҗәгать белән чыгуга ирешергә кирәклеге турында карар кылынды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG