Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман илләрендә фәнгә игътибар яңадан арта


Иран ветеринарлары Иранда клонлау ысулы белән барлыкка килгән бәрәнне тикшерә
Иран ветеринарлары Иранда клонлау ысулы белән барлыкка килгән бәрәнне тикшерә

VIII-XIII гасырларда фән чәчәк аткан мөсемлан җирләрендә хәзер тикшеренүләр өчен акча бүлү кисәк арта һәм моның беренче җимешләре дә күренә башлый.

2005 елда Һарвард университеты 17 гарәп илендәгедән күбрәк фәнни хезмәтләр чыгарган. 1,6 миллиард мөселманнан бары ике генә (химия һәм физикадан) Нобель бүләге иясе чыккан. Икесе дә Көнбатышка күчкән мөселманнар. Ислам конференциясе оешмасындагы 57 ил тулаем җитештерү күләменең бары 0,81 процентын гына фәнни тикшеренүләргә тота. Бу дөньядагы уртача күрсәткечләрнең өчтән бере чамасы. Фәнгә иң күп акча бүлүче АКШ тулаем җитештерү күләменең 2,9 процентын, Израил 4,4 процентын тикшеренүләргә тота.

Бүген мөселман илләрендәге кайбер университетларда намаз укуга фәнни тикшеренүләрдән күбрәк игътибар бирелә. Мәсәлән, Исламабадның Куаид-и-Азам университеты биләмәләрендә өч мәчет бар, бер генә китап кибете дә юк.

Пәрвәз Һудбой
Пәрвәз Һудбой
Күп кенә университетлар читләтеп кенә булса да сәясәткә кагылган яки дингә динсезләр карашы күрсәтелгән курслардан куркалар. Пакстанның танылган атом галиме Пәрвәз Һудбой илдәге иң прогрессив университетларның берсе саналган Лаһор менеджмент фәннәре университетында фән һәм дөнья мәсьәләләре, шул исәптән исламның фән белән мөнәсәбәтләре турында яңа курслар башлаган булган. Студентларның кызыксынуы зур булса да, узган декабрь аенда аның хезмәт килешүе мөддәте тәмамланганнан соң, университет килешүне озайтудан баш тарткан. Һудбой килешүне озайтмау өчен бер сәбәп тә юк иде дисә, университет килешүне озайтмау ул курсның эчтәлеге белән һич бәйле түгел, дип тәкърарлый.

Әмма игътибар белән караганда, мөселман илләрендә фән белән кызыксынуның яңадан арта баруы күренә. Күпләр мөселман илләрендә фәннең артта калуын исламның элек-электән фәнгә дошманча карашта булуы белән аңлатырга яратса да, чынлыкта гаепнең исламда түгел, ә ул илләрдә хакимияттә булган сәясәтчеләрдә булуы күренә.

Тарихка күз салсаң, VIII-XIII гасырларда, Европа әле үзенең караңгы чорларында булган чакта, мөселман җирләрендә фәннәр чәчәк аткан. Габбас хәлифәте фәннәрне акчага күмгән. XI гасырда язылган Әбу Гали Сина хезмәтләрен Европада йөзләрчә ел буе медицина нигезләре буларак кулланып килгәннәр. IX гасырда Мөхәммәт ибн Муса әл-Харизми алгебра фәненә нигез салган. Алгебра сүзе аның "Китап әл-Җабр" хезмәтеннән килеп чыккан. Әл-Хәсән Ибн әл-Хайтам яктылык һәм оптика тикшеренүләрен нигездән үзгәрткән. Фарсы галиме Әбу Райхан әл-Бируни Экваторның озынлыгын бары 1 процент кына ялгышлык белән исәпләп чыгарган. Мөселман галимнәре борынгы Греция фәнни мирасының шактый зур өлешен саклап калып киләчәк буыннарга тапшырган. Гасырлар үткәч шул мирас нигезендә Европада фән чәчәк аткан.

Фән белән ислам бер-беренә ярашу гына түгел, ислам кешелекне фәнгә өндәгән. Ай календарена карап Рамазан ае башлануын санап чыгару зарурлыгы астрономия фәненә этәргеч булган. Хәдисләрнең берсе белем эстәргә "хәтта Кытайга кадәр барырга" куша.

Узган көздә Катарда борынгы мөселман илләрендәге фәннәрнең алтын чорына багышланган "1001 ачыш" исемле күргәзмәне дистәләрчә мең кеше карады. Әмма, хәзер мөселман илләренең җитәкчеләре ул элекке ачышлар белән горурланып кына калмыйча, фәнни тикшеренүләрнең икътисади файдасын да аңлап, фәнгә бик зур акча да кертә башлый. Согуд Гарәбстанында 2009 елда ачылган Габдулла патша фән һәм технология университетына 20 миллиард доллар бирелде. Бу хәтта АКШның бай университетлары да көнләшерлек акча. Хәзер бу университетка чит ил галимнәре тартыла. Анда тикшеренүләрне җитәкләүче Жан Фреше - Нобель химия бүләгенә тәкъдим ителгән француз галиме. Согудләрнең бу яңа университеты Оксфорд, Кембридж университетлары һәм Лондонның Империя көллияте белән уртак тикшеренүләр алып бара.

Моңарчы фәнни тикшеренүләргә тулаем җитештерү күләменең 0,8 процентын гына биргән күрше Катар да фән чыгымнарын 2,8 процентка, ягъни елына 5 миллиард долларга кадәр җиткерергә карар итте. Төркиядә 2005-2010 елларда фәнни тикшеренүләр чыгымнары ел саен 10 проценттан күбрәк артты.

Фәнгә акча бирүнең нәтиҗәләре инде күренә дә башлады. 2000 елдан 2009 елга Төркиядә фәнни хезмәтләр саны 5 меңнән 22 меңгә җитте. Азрак акча тоткан Иранныкы 1300-гә артып 15 меңгә якынлашты. Сан сыйфат күрсәткече булмаса да, сыйфат та яхшыра. Фәнни журналларда, мөселман илләрендә басылганнарында гына түгел, бу хезмәтләрне телгә алулар да ешая бара. 2011 елда Thomson Reuters мәгълүмат ширкәте үткәргән бер тикшеренүгә караганда, 1990 еллар башында Мисыр, Иран, Үрдүн, Согуд Гарәбстаны һәм Төркиядә әзерләнгән фәнни хезмәтләр төрле басмаларда дөньядагы уртача күрсәткечләрдән дүрт мәртәбә кимрәк телгә алынган булса, 2009 елда ике мәртәбә кимрәк телгә алынган. Математика өлкәсендә Иранда язылган фәнни хезмәтләрне телгә алу хәзер дөньядагы уртача күрсәткечтән шактый югары. Бу өлкәдә Мисыр белән Согуд Гарәбстаны күрсәткечләре дә яхшы. Инженерлык өлкәсендә Төркиянең фәнни хезмәтләре еш телгә алына.

Гамәли файдасы ачык күренгән фән һәм технологиягә хәзер күп кенә мөселман илләрендә күбрәк игътибар бирелә. Беренче урында инженерлык булса, авыл хуҗалыгы тикшеренүләре дә бик калышмый. Медицина белән химия дә шактый популяр. Шунысын әйтергә кирәк, мөселман илләрендәге җитәкчелекне беренче чиратта бу фәннәрнең акчалата файдасы кызыксындыра. Мәсәлән, Германиядә астрофизика өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен алып Пакстанның Лаһордагы Дәүләт университетына кайткан Фазыл Мәхмүтханга Галәмдә кара тишекләр эзләп бушка вакыт уздырмаска, берәр файдалырак нәрсә белән шөгыльләнергә кушканнар.
XS
SM
MD
LG