Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитскийны хөкем итү эшен тикшерү 18 февральгә күчерелде


Хөкүмәт рәсмиләрен коррупциядә гаепләгән, төрмәгә утыртылып анда 2009 елда үлгән адвокат Сергей Магнитскийны үлеменнән соң да белдерелгән гаепләүне тикшерү һәм хөкем карарын чыгару өчен дәвам иткән мәхкәмә утырышы бүген ачылып Магнитский гаиләсенең килмәве сәбәпле 18 февральгә күчерелде.

Гаилә адвокаты Магнитскийларның бу мәхкәмә эшендә катнашмаячагын белдерде. Мәхкәмә Магнитскийга адвокатлар билгергә дигән карар чыгарды. Гаилә Русиянең танылган адвокатларына әлеге эштә катнашмауны сорап мөрәҗәгать итте.

Узган ел Магнитскийга салым түләмәүдә гаепләү белдерелгән иде. Салым түләмәүдә шулай ук Магнитский эшләгән Hermitage Capital инвестиция оешмасы җитәкчесе Уилльям Браудер гаепләнә. Браудер Русиядә яшәми.

Магнитский төрмәдә үзенә көч кулланудан һәм вакытында тиешле медицина ярдәме алмаудан үлгән, дип хәбәр ителә. Аның белән эшләүчеләр Магнитскийның эчке эшләр министрлыгы һәм салым хезмәткәрләренең 230 млн долларлык ришвәт схемасына катнашы булуын ачыклаганын белдерде.

Декабрь аенда АКШ конгрессы Магнитский үлеменә бәйле рәсмиләрне аерым исемлеккә кертеп аларга сәяхәт мөмкинлекләрен чикләү турында канун кабул иткән иде. Русия моңа җавап итеп "Ятим балалар турында" канунны кабул итте.
XS
SM
MD
LG