Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда кәләш урлаган өчен җәза арттырылды


Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев кыз урлаган өчен төрмә җәзасын өч елдан җиде елга кадәр арттыру турында канунны имзалады. Кыз 17 яшьтән дә кечерәк булса урлаучыга 10 ел төрмә яный.

Хокук яклаучылар Кыргызстанда ел саен 12 меңләп кәләш урлана, дип белдерде. Аларның күбесе 17дән яшьрәк. Андыйлар белән никах күп очракта мәчеттә генә укылып хатын-кызлар рәсми хокуклардан мәхрүм ителә.
XS
SM
MD
LG