Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Жириновскийга тозлы кәбестә аттылар


Жириновский тозлаган кәбестәдән иелеп качарга маташа
Жириновский тозлаган кәбестәдән иелеп качарга маташа

Киевта Жириновскийның матбугат очрашуында бер студент кыз "Шовинистларны Украинадан куарга!” дип кычкырып аңа тозлаган кәбестә атты.

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның Киевта үткән матбугат очрашуы вакытында бер студент кыз “Украинофоб! Шовинистларны Украинадан куарга!” дип кычкырып аңа тозлаган кәбестә атты.

Әлеге очрашуда төшерелгән видеога караганда, башта үзенә очкан кәбестәдән иелеп качарга маташкан Жириновский соңрак ярдәмгә тән сакчыларын чакыра башлады. Тиз арада һушына килгән ЛДПР җитәкчесе үзенә хас ысул белән “Сакчылар кайда? Аны залдан чыгарып атыгыз!” дип кычкыра. Шул ук видеода ул үзенең тән сакчыларын да “Сакчылар, мин сезне эш өчен алдым. Югыйсә мин сезне куып чыгарачакмын. Бер кыз – ахмак, ә сез, өч генерал, берни дә эшли алмыйсыз”, дип шелтәли.



Карпенко-Карый исемендәге университетның беренче курс студенты Таня Лиходеева әйтүенчә, бу адымга аны Жириновскийның Украина турында элегрәк әйткән мыскыллы сүзләре этәргән.

“Шул сүзләреннән соң ул Украинага килеп тагын нәрсәдер сөйли башлый” дип ризасызлык белдерә Таня. Аның әйтүенчә, Жириновскийның матбугат очрашуына комачаулау турында карарга алар Әфлисун инкыйлабында катнашучылар комитетындагы башка әгъзалар белән бергә килгән. Иң радикал әгъза буларак ул кәбестәне үзе атарга булган. Таня әйтүенчә, нәрсә ату турында уйлаганда өч вариантны караганнар: кәбестә, итек һәм балалайка. Боларның өчесе дә Украинада Русия символы буларак кабул ителә. Ахыр чиктә, кәбестәдән җәрәхәтләнү мөмкинлеге юк, итек яки балалайкадан Жириновскийның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин, дип тозлаган кәбестә атарга карар иткәннәр. Таня өйдән үз анасы тозлаган кәбестәне алып килгән.

Таня университеттан куылудан курыкмаса да, хәзер Жириновский тарафдарларының үзеннән яки туганнарыннан үч алуыннан курка. Жириновскийның тән сакчылары аның паспорт мәгълүматларын язып алган. "Украинофоб" сүзенең нәрсә аңлатуын белмәгәнгә салышкан Жириновский "Украинаны яратмау" дигән аңлатма алгач, "Мин беркемне дә яратмыйм һәм яратырга тиеш түгел дә", дип җавап бирде.

Киевта Жириновскийга тозлы кәбестә аттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Башка халыкларны рәнҗетүче сүзләре өчен Казакъстан белән Украина Жириновскийны илгә кертмәү турында карар да чыгарган иде. Әмма Украинадагы 2006 елгы бу карар соңрак гамәлдән чыгарылды. Сәясәттә 20 елдан артык эшләүче Жириновский Русиядәге президент сайлауларында намзәт буларак даими (инде биш мәртәбә) катнашып килә. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский “татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар” дигән иде.

Татарларны мыскылларга яратучы Жириновскийның Казан сәфәрләре дә элек тыныч кына үтми иде. Аның Казанга бер килүендә "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ул чактагы җитәкчесе Рамай Юлдашев та аңа чи йомырка аткан иде.
XS
SM
MD
LG