Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан башлыгы итеп вакытлыча Рамазан Абдулатипов бигеләнде


Русия президенты Владимир Путин Дәүләт думасы депутаты, "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасе Рамазан Абдулатиповны вакытлыча Дагыстан башлыгы итеп билгеләде.

Думада Абдулатипов федерация төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары иде. 1990 елларда Абдулатипов милли сәясәт министры һәм хөкүмәт рәисе урынбасары булды.

Дагыстан башлыгы вазифасында 2010 елдан бирле булган Магомедсалам Магомедов бүген бу урыннан үз теләге белән китүен белдерде һәм Русия президенты администрациясе рәисе урынбасары итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG