Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:21

Дмитрий Медведев Татарстан мөфтие Илдус Фәизне 50 яше тулу белән котлады


Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә бүген 50 яшь тулды. Татарстан диния нәзарәте башлыгы исеменә Русия премьер-министры Дмитрий Медведевтан котлау килде.

"Традицион исламны яклау эшендә Диния нәзарәте җитәкчесе буларак Сез күрсәткән батырлык һәм җаваплылык мөселманнар арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелек арасында да зур ихтирамга лаек", диелгән Медведевның котлау хатында.

Мөфти Илдус Фәиз узган елның июлендә булган һөҗүмнәрдән соң әле дә эшкә чыкмаган. Аның вазифаларын вакытлыча урынбасары Габдулла Әдһәмов башкара.

Октябрь аенда Диния нәзарәте дин эшләре өлкәсендә берничә елга сузылачак зур үзгәрешләр уздырырга җыена, дип хәбәр ителгән иде. Мөфтият ваһһабилык белән көрәшү сәясәтен дәвам итәчәк, диде матбугат секретаре Ришат Хәмидуллин.

XS
SM
MD
LG