Accessibility links

Казакъстанда очкыч казасында 20 юлчы һәлак булды


Алматы һава аланы янында каза урыны
Алматы һава аланы янында каза урыны
Алматы шәһәре янында Challenger-200 очкычы казасында кимендә 20 юлчы һәм очучылар һәлак булды. Казакъстан баш прокуратурасы һәлакәтне тикшерә башлады.

Казакъстанның иң зур ширкәте саналган СКАТ һава юлларының очкычы илнең төньягындагы Кокшетау каласыннан Алматы һава аланына килеп җитәргә биш чакрым калганда җиргә төшкән. Аның урынында әле дә коткаручылар, эчке эшләр һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Һәлак булганнарның төгәл саны әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG