Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда грипп эпидемиясе көчәя


Грипп чорында битлек кию киңәш ителә
Грипп чорында битлек кию киңәш ителә
Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко бүген матбугат очрашуында Русиядә грипп эпидемиясе торышы турында соңгы мәгълүматлар белән таныштырды.

"Русия буйлап эпидемия дип игълан итеп булмый. Әмма кайбер төбәкләрдә чир бик тиз тарала", диде Онищенко.

Грипп белән иң күп кеше авырган төбәк Башкортстан санала. Анда грипп белән авыру көтелгән саннардан 61% арткан. Шулай ук Сарытау шәһәре һәм өлкәсендә грипп һәм сулыш юллары вирусы белән авыручылар күп, нормадан 49.9% арткан.

Чирләрдән сакланыр өчен Онищенко халыкка битлек киеп йөрергә киңәш итте.

"Классик музыка тыңлау, Большой театрга йөрү - мәдәният булса, битлек кию дә шул ук мәдәниятнең бер өлеше, бу сәламәтлек саклау мәдәниятенә кагыла. Бигрәк тә битлекләрне студентларга киңәш итәм", диде Онищенко.

Аның сүзләренә караганда, битлек кигән хатын-кызларның чибәрлеге арта, чөнки "хатын-кызның иң матур җире - ул аның күзе."
XS
SM
MD
LG