Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт" басмаханәсен төзекләндерү эше тәмамлана


"Милләт" басмаханәсен төзекләндерү тәмамлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:14 0:00

Рәүф Хәсәнов

Бәләбәй эшкуары Рәүф Хәсәнов "Милләт" басмаханәсе бинасын 2011 елның октябрендә аукционда сатып ала. Шул көннән башлап бинада ремонт эшләре тукталганы юк. Бүгенге көндә аның зур өлеше торгызылган. Хәсәнов төзекләндерүне мартта тәмамларга ниятли.

Бәләбәй механика заводының баш мөдире һәм хуҗасы Рәүф Хәсәнов Казанның Нариман урамындагы тарихи “Милләт” басмаханәсе бинасын 5 миллион 805 мең сумга сатып ала. Үзе әйтүенчә, бу адымга аны Казанны ярату этәрә. Аның балалары да Казан уку йортларында белем алган.

“Казан – бөтен татарлар өчен тарихи башкалабыз, туган җиребез, туган илебез. Һәр кеше туган иленә кайту теләге белән яши. Безнең ата-бабаларыбыз чукындыру сәясәте белән килешмәгәннәр, йомышчы татарлар буласы килмичә, Урал тауларына ягына күченеп киткән. Бәләбәй янында җирләр алып, матур гына яшәп киткәннәр. Бүген шәһәрдә татар гимназиясе, мәчетләр эшләп килә”, диде Рәүф Хәсәнов.

"Милләт" басмаханәсендәге дивар тактасы
"Милләт" басмаханәсендәге дивар тактасы
1908 елда Арча татары Мөхәммәт Идрисов “Милләт” басмаханәсенә нигез сала. Монда шәркый телләрдә китаплар, газетлар бастырыла башлый. Басмаханә беренчеләрдән булып төсле битләрне куллана. Инкыйлабтан соң басмаханә кызыллар кулына күчә һәм “Кызыл армия”, “Кызыл яшьләр” кебек агитматбугат чыгарыла.

1921 елда басмаханә дәүләт кулына күчә. Шушы дәвер эчендә биредә 1,5 млн. данә тираж белән татар телендә 178 китап басыла.

Бинаны алганда, Хәсәновка Азатлык радиосының да файдасы тигән. Ул – радионың даими тыңлаучысы.

“Президент Рөстәм Миңнехановның Татар бистәсендә йөргәнен күргәч, бу биналар сатуга куелыр дип фаразлаган идек. Азатлык радиосында да шундый хәбәр булды. Интернетта сайттан күргәч, аукционда катнашып, бу бинаны алырга ирештек", ди эшмәкәр.

Башкортстанда үсеп, шактый зур уңышка ирешкән, куәтле эшмәкәргә әйләнгән Рәүф әфәнде фикеренчә, татар һәм башкорт арасында каршылык булмаска тиеш. Бигрәк тә хәзер Русиядә бөтен халыктан бер гомум милләт ясау сәясәте барганда бу бик мөһим, ди Хәсәнов.

“Бүгенге көндә татарлар Татарстанда һәм Башкортстанда гына сакланып кала алды. Калган җирдәге татарлар телләрен югалтып баралар, балалар урыслаша, катнаш никахлар, башка милләт белән өйләнешәләр. Хәзер Русия милләтләрен бер казанда кайнатып, алардан урыс телле, урыс динле итеп ясау сәясәте бара. Шуңа күрә мәктәпләр бетерелә.

"Милләт" басмаханәсе төзекләндерүгә кадәр
"Милләт" басмаханәсе төзекләндерүгә кадәр
Аллага шөкер, әлегә бу ике республикада милли үзаңлы халык сакланып килә. Безгә бердәм булырга кирәк, бәләкәй проблемнарны күтәреп, ике республика арасында каршылык тудыру кирәкмәс дип уйлыйм. Заманында безнең халыклар бертуган булып яшәгәннәр. Татар-башкорт бергә булсак, без көчле булабыз. Телебез, динебез бер. Ике милләт арасында низаг тудырып йөрүчеләр пәйгамбәребез Мөхәммәт хәдисенә каршы килә. Әгәр берәр мөселман башка мөселманга кылыч күтәрә икән, аларның икесенә дә мөселманнардан булмас, диелә ул хәдистә”, дип әйтә “Милләт” хуҗасы.

Әлегә бу бинаның нинди максатлар өчен кулланылачагы билгесез. Рәүф Хәсәнов бинаның буш тормаячагында шикләнми. Заводның офисы ясау планнары да бар икән, ә бәлки хәләл кафе ачылып куяр. Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
XS
SM
MD
LG