Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53
Казанда узган киңәшмәдә премьер-министр Илдар Халиков Универсиадага төзелешләрне вакытында тәмамлар өчен эшкә төрмәдән чыккан тоткыннарны җәлеп итәргә чакырды. Халиков контролендә булган 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионы төзелешендә 500 кеше җитми.

Җәзаларны үтәү идарәсенең Татарстан бүлеге башлыгы Дәүфит Хәмәдишин тоткыннарны эшкә урнаштыру мөмкин булганын, әмма аны тиз эшләп булмаячагын белдерде. Моннан тыш төрмәдән чыгучыларның берсе дә икенче көнне үк эшкә чыгарга җыенмый, диде Хәмәдишин. Узган ел иреккә чыкканнарның 40% азрагы эш тапкан.

"Аларның эшлиселәре килми. Төрмәдә утыручыларның уртача яше - 27 яшь. Алар эшләргә өйрәнмәгән", диде Татарстан бүлеге башлыгы.

Халиков төрмәләрдә яшәү шартларын гына түгел, андагы тәрбия һәм социаль адаптациягә дә игътибар итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG