Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Русия җинаятьчелеккә каршы көрәштә АКШ ярдәменнән баш тартты


Премьер-министр Дмитрий Медведев фәрманы нигезендә АКШ белән Русия арасында хокук саклау һәм наркотикларга каршы көрәштә хезмәттәшлек туктатыла.

Ике ил арасында булган килешүне өзү нияте белән Русия тышкы эшләр министрлыгы чыккан. Килешүнең искергән булуы һәм бүгенге көн таләпләренә туры килмәве хәбәр ителә.

2002 елның 25 сентябрендә имзаланган әлеге килешүнең кирәклеге ул чорда Русия хокук саклаучыларының тиешенчә финансланмаган булуы белән аңлатылган. АКШ Русиягә канунсыз наркотик әйләнеше, канунсыз сәүдә һәм кешеләр белән сәүдә итү, террорга, коррупциягә һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәшкә акчалата ярдәм итеп торган.

XS
SM
MD
LG