Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының янгын чыккан мәктәбендә төзәтү эшләре бара


Мәктәпне төзәтү эшләре бара
Мәктәпне төзәтү эшләре бара

29 гыйнварда Чаллының 22нче санлы мәктәбендә янгын чыкты. Янгын вакытында тән җәрәхәтләре алучыларның булмавы хакында да белдерелде. Ләкин йөзгә якын баланың киемнәре янып, алар ниндидер дәрәҗәдә матди зыян күрә. Бүген Чаллы хакиме янган киемнәр өчен акча түләү бурычын куйды.

Мәктәпне төзәтү эшләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллы бүлеге белгечләре тарафыннан янгын сәбәпләрен өйрәнгәннән соң башланып китте. Бүген биредә янгын эзләрен бетерү эшләре бара. Шулай ук иртәнге якта шәһәр хакиме Васыйл Шәйхразиев әлеге эшләр белән танышты, мәктәп эчендәге төтен исен зарарсызландыру буенча тиз арада чаралар күрергә тәкъдим итте. Биредә мәктәп директоры Николай Осипов ата-аналар комитеты белән башкарылган эшләрен күрсәтте, уку-укыту тәртибенең тукталмавын, ашханәнең эшләвен, шифаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең булмавын белдерде. Ул шулай ук йөзгә якын укучының киемнәре уттан зарар күрүен дә әйтте.

Мәктәп мәсьәләсен хәл итү барышында "Азатлык" хәбәрчесе шәһәр хакиме Васыйл Шәйхразиев фикерләрен белеште.

– Васыйл әфәнде, янгынның сәбәпләре ачыкландымы, бу хакта ни әйтә аласыз?

Мәктәпнең эчке ягы да зыян күргән
Мәктәпнең эчке ягы да зыян күргән
– Бүген әле янгынның каян чыкканын төгәл генә әйтеп булмый. Янгын сүндерүчеләрнең экспертлары әйтүенчә, ут агач киштәләр, такталар астында башланган. Ул урында очлары киселгән чыбыклар булуы ачыкланды. Белгечләр янгынның шунда булган кыска ялганыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән очкыннан чыгу-чыкмавын ачыклаячак. Ә болай күзгә күренеп торганы шул чыбыклар. Әлегә кыска ялганыш төп фараз булып кала. Белгечләр сүзен көтәбез.

– Җәрәхәтләр алучыларның булмавы хакында инде әйтелде. Ләкин укучыларның бер өлешенең киемнәре янган. Димәк, аларга матди зыян килгән. Шәһәр хакимияте андыйларга нинди ярдәм күрсәтәчәк?

Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев киңәшмә уздыра
Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев киңәшмә уздыра
– Чыннан да укучыларны, укытучыларны вакытында чыгара алганнар. Әле ярый, көн салкын булмады. Әгәр утыз дәрәҗәле салкыннар булса, күпләр авырып та киткән булыр иде. Аларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Бу күренеш буенча да тикшерүләр булыр әле.

Мәктәптә чистарту, төзәтү эшләре инде бара. Төзүчеләр биш көн эчендә мәктәпкә косметик ремонт эшләрен башкарып чыгарга тырышачаклар.

Дөрес, балаларның киемнәре яну очраклары да булды. Хәзерге вакытка киемнәр буенча зыян күргән 52 укучының әти-әнисе гариза язган. Алар киемнәрнең бәяләрен дә күрсәткәннәр. Әле хәзер дә мәктәп җитәкчелегенә барлык ата-аналар белән сөйләшеп, киемнәрнең нинди булуы, кесәләрендә нәрсәләр булуын ачыклау, аларның бәясен күрсәтү бурычын да куйдык. Атна азагында бу акчаларны биреп, шимбә-якшәмбе көннәрендә балаларына кием алырлык мөмкинлек тудырырбыз.

Васыйл Шәйхразиев янгында эштән чыккан киемнәр өчен акча түләүдә бик игътибарлы булырга чакырды. Аның әйтүенчә, кайбер ата-аналар бу ярдәмнән баш тартырга да мөмкин. Кайберләре, баламның киеме әллә ни яңа түгел иде, инде яңаны алырга җыенган идек дип кием бәясен 500 сум итеп кенә дә күрсәтүчеләр булуы ихтимал. Бу очракта да 500 сум гына түләү белән чикләнергә кирәк түгелдер. Инде киемнәрне, аларның кесәләрендәге әйберләрне зурлап бәяләү күзәтелә икән, шәһәр хакиме бу очракта да игътибарлы булырга чакырды.

Мәктәп алтакталары
Мәктәп алтакталары
Янгын булган мәктәп янына килүчеләрнең кайберләре шушы уку йорты диварына кадаклап куелган алтактага игътибар итте. Мәктәпнең керү ягындагы диварга “Рәхим итегез! Добро пожаловать!” дигән сүзләрдән соң гөмбәзләрендә тәреләр булган чиркәүләр, шул чиркәүләр кырында укучы һәм компьютер сурәтләре төшерелгән алтакта да эленгән иде. Мондый алтактаны кем тәкъдиме белән элгәннәр, ул канунимы, әлегә ачыклау мөмкин булмады. Чөнки шушы тәреләр кадакланган мәктәп җитәкчеләре әлегә янгын эзләрен бетерү белән мәшгуль.
XS
SM
MD
LG