Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан үз ватандашларына валюта сатуны туктата


Үзбәкстан үз ватандашларына чит ил акчасын сатуны 1 февральдән туктата.

Бүген Үзбәкстанның үзәк банкы үзбәк сумнарын валютага халыкара түләү карталарына күчерү юлы белән генә алмаштырып булачак, дип белдерде. Үзбәкстан ватандашлары бу карталарны чит илдә куллана алачак, диелгән банк белдерүендә.

Әлеге чара Үзбәкстанда алыш-бирештә чит ил акчаларының рөхсәтсез кулланылуына каршы кертелә.
XS
SM
MD
LG