Accessibility links

Евразия хәрби иминлек оешмасы төзелде


Әгъзалары Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Монголия булган, кыскача ТАКМ дип аталган хәрби статуслы иминлек оешмасын төзү турында килешү 25 гыйнварда Бакыда имзаланды. Килешү нигезендә бу илләр арасында хәрби иминлек өлкәсенә кагылган мәгълүмат һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкин булачак, дип хәбәр итә Төркиянең мәгълүмат чаралары.

Оешманың символы ат һәм дүрт йолдыз. Аның беренче рәисе итеп Төркия сайланды. 2014 елда рәислек Кыргызстанга күчәчәк.
XS
SM
MD
LG