Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан стадионына исем бәйгесе тәмамлана


Бүген Казанда төзелгән 45 мең кеше сыйдырышлы яңа стадионга исем бәйгесенең соңгы көне. Бәйгене Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы оештырды.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 18-24 гыйнвар көннәрендә үткән беренче турда барлыгы меңнән артык тәкъдим килгән. Шуларның бишесе икенче турга сайлап алынган. Иң күп тавышны "Kazan-arena" исеме алган (45%).

Икенче тур тавыш бирү 25-31 гыйнвар көннәрендә махсус сәхифәдә үтә.

Яңа стадионда июль аенда Универсиада 2013 уеннарын ачу һәм ябу тантанасы, 2018 елда Дөнья футбол чемпионаты уеннары үтәчәк.
XS
SM
MD
LG