Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Универсиада бурычларын түләүне 10 елга кичектерделәр


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Федераль бюджеттан Универсиада 2013 өчен алынган кредитларны Татарстан бары тик 10 елдан соң гына иң түбән – 0,5 % лы ставка белән түли башлаячак. Мондый өстенлек Русиянең яңа тарихында төбәкләргә беренче тапкыр бирелә.

Кредитларны кичектерү хакында Татарстан белән Русия хөкүмәте арасында узган ел килешенгән иде. Бүген Татарстан Дәүләт шурасының 37 нче утырышында депутатлар әлеге килешүне канун проекты белән раслады.

Финанс министры Радик Гайзатуллин
Финанс министры Радик Гайзатуллин
Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтеп узганча, Универсиадага алынган кредитларның гомуми суммасы 3 млрд 65 млн 471 мең 311 сум 48 тиен. Реструктурлаштырылган бурычны кайтару графигы 2023 елдан башланып 2032 елда тәмамланачак. Якынча республика елына федераль бюджетка 306 млн 547 мең 131 сум акча түләп барачак.

Татарстанның иганәчеләрдән килгән акчаларның салымын түли алмавы сәбәпле Русия хисап булаты башлыгы Сергей Степашин Универсиада – 2013кә дә, Сочи Олимпиадасындагы кебек ташламалы салым кертү тәртибен тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG