Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә төннә кибетләрдә утны сүндерү таләп ителәчәк


Франциянең тирә-якны саклау министрлыгы эш урыннары һәм кибетләрдә төннәрен утны сүндерергә кирәк булачак, дип игълан итте.

1 июльдән башлап эш урыныннан соңгы кеше китүгә бер сәгать узгач офистагы электр уты һәм төнгә 1гә кибет тәрәзәләрендәге утлар сүнгән булырга тиеш. Моның белән 750 мең өйгә җитәрлек энергия саклап булачак, дип хәбәр итә министрлык.

Франция кешеләргә йокларга комачаулаган һәм тирә-якка зыян салган электр утын куллануны шундый юл белән киметкән беренче Европа иле булачак, диде министр Дельфин Бато.
XS
SM
MD
LG