Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШтан ит алуны туктата


Россельхознадзор идарәсе АКШның малларны симерткәндә азыкка өстәп бирелгән рактопамин исемле маддә аркасында бу илдән ит кертүне чикләү турында белдерде. АКШтан сыер һәм дуңгыз итен кертү 11 февральдән туктатыла. Аңа кадәр Русия идарәсе шундый ук таләпне Европаның кайбер илләренә дә куйган иде.

Рактопамин дуңгыз һәм үгез-сыерларны тизрәк симертү өчен бирелә. Мондый итне Европа илләре, Кытай һәм тагын берничә илгә кертү тыела.

Русия ит ассоциациясе башкарма комитеты башлыгы Сергей Юшин сүзләренә караганда, АКШ рактопаминнан баш тарткан яки Русиягә аның белән симертелмәгән ит саткан очракта сәүдә кабат яңартылачак.
XS
SM
MD
LG