Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда күптән көтелгән китап тәкъдим ителде


Рахман Шәфигуллин "Йозак" китабын тәкъдим итү кичәсендә
Рахман Шәфигуллин "Йозак" китабын тәкъдим итү кичәсендә

31 гыйнвар көнне Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенә иҗат кешеләре җыелды. Биредә “Шәһри Чаллы” газеты баш мөхәррире, журналист Рахман Шәфигуллинның “Йозак” дигән беренче китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Рахман Шәфигуллинны Чаллы төбәгендәге беренче телерадиокомпаниянең оештыручысы, аның беренче мөхәррире буларак беләләр. Беренче повесте 2011 елда “Мәйдан” журналында “Яңгырлы август” исеме белән басыла һәм аны укучылар уңай яктан бәялиләр. Шушы повестьтан соң тагын берничә күләмле әсәр һәм унлап хикәя яза. Рахман әфәнде күптән түгел шушы иҗатын туплап, Татарстан китап нәшриятендә бастырып чыгарды. Тәүге китапны тәкъдим итү кичәсендә без язучы Рахман Шәфигуллин белән сөйләшеп алдык.

– Рахман әфәнде, Чаллы халкы сезне мөхәррир, журналист буларак белә. Инде язучылык эшенә дә керештегез. Бу юнәлештәге хезмәткә кереп китүегезне бераз бәян итсәгез иде?

– Төрле өлкәдәге татар зыялылары халыкны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү өстендә эшли. Мин үзем дә җиде ел буена Татарстан телевидениесенең Чаллы хәбәрчеләре җитәкчесе буларак, аннан шәһәр телерадиокомпаниясендә эш алып бардым. Кеше нык, чиста күңелле булсын, яхшы яшәсен – татар кешесе шундый булсын дип тәрбияләдек. Ә китап инде шушы эшнең дәвамы булды. Андагы геройның берсе – Гайсә 25 ел буе төрмәдә утыра. Ул сейфлар ачарга бик оста була. Ләкин нинди генә вазгыятькә эләксә дә, аның күңеле чиста кала. “Сафиулла мәхәббәте” хикәясендә дә сугышта үлеп калган әтисенең өен сипләтүләре Сафиулланың тормышка өмете барлыгын күрсәтә.

Кичәгә килүчеләр
Кичәгә килүчеләр
Мин Актанышта яшәгән бер үзенчәлекле генә комбайнчыны белә идем. Ул кадерсез иде. Әгәр бу кешегә җылы сүз, җылы хис белән карасаң, ул дөньясын майтара алыр иде. Хатын-кызлар ирләрен яхшылап тәрбияләсен, назласын дигән фикергә килгәч, минем “Юаш Мирзахан” дигән хикәям барлыкка килде. Хәзерге глобальләшү, татар милләте өчен көрәш барган чорда татарларыбыз батыр, сүзләрен өздереп әйтә алырлык кыю, көрәшә белерлек булсын. Беренче китабым менә шулар хакында.

Бүгенге вакытта “Ялкынлы дулкын” дигән шартлы исем белән тагын бер китап язарга керештем. Сугыш чорында Татарстанга меңәрләгән кешене төрле төбәкләрдән күчерделәр бит. Татар халкы үзе ач-ялангач булса да, андыйларга чын күңелдән, кулдан килгәнчә ярдәм итте. Булачак әсәрдә Лайма исемле эстон кызы белән татар егете Газизнең олы мәхәббәте, фаҗигале язмышлары сурәтләнә.

Үзем озак еллар эшләгән Чаллы телевидение һәм радио редакциясе турында документаль повесть әзерләргә исәплим. Татар легионерлары хакында да шактый гына материаллар тупладым. Бу хәрәкәтнең билгесез яклары күп бит әле.

– Рахман әфәнде, беренче китабыгызны “Йозак” дип атап нинди мәгънә салырга теләдегез?

– Һәр кешенең күңеле – йозак. Аны ачарга да, ябарга да мөмкин. Минем героем яшьлегендә кеше күңелен ача белми. Ә менә сейфлар ачып, башкаларга бик күп акчалар урларга ярдәм итә. Төрмәдә утырганда да ул дин, әдәбият аша татарлыгына кайта.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов Рахман Шәфигуллинның “Йозак” китабы турында матбугатта үз сүзен әйткән иде. Сөйләшүне аның белән дәвам итәбез.

– Мирһади әфәнде, сез язучы, шагыйрь буларак, каләмдәшегез иҗатын ничек бәялисез?

Мирһади Разов
Мирһади Разов
Бу китапның чыгуын татар әдәбиятында алга китеш дип саныйм. Китапны укыгач, узган чорларны барлау, аларны искә төшерү кебек булды. Әсәрне Рахман Шәфигуллинның автобиографик язмалары дисәм дә, ялгышмам. Чөнки мондагы күп вакыйгалар аның тормышында булганнары белән бәйле. Китапта тасвирлау чаралары күп һәм үтемле итеп язылган. Шуңадыр, җылы һәм җиңел укыла. Әсәрдә гади авыл кешеләре тормышы, татар халкының үткәне чагыла. Татар бит тырыш, үз менталитеты белән дәүләткә ярарга тырышкан дип әйтимме, уңган халык булган. Кайсы гына кыйтгада булса да татар булып калган, шул татарлыгы белән үзен саклаган.

Чаллы үзәк китапханәсендә эшләүче Исламия Динмөхәммәтова әлеге китапны беренчеләрдән булып укыган, аның да фикерләрен ирештерәбез.

Исламия Динмөхәммәтова
Исламия Динмөхәммәтова
– Бу китап укучылар тарафыннан күптән көтеп алынды. Үзем дә аның чыгуын зарыгып көттем. Рахман Шәфигуллинның хикәя-повестьлары газет-журналларда чыгып килде, аларны укып бардым. Инде китап булып чыккач нык сөендем. Чөнки бу китап безнең буын, 60нчы еллар вәкилләре турында бит. Күптән түгел “Зимагурлар илендә” дигән повестен укыдым. Искиткеч! Китап бар кешегә дә яшәү рәвеше, яшәү мәгънәсе турында күп мәгълүмат бирә. Барысы да укучы өчен табыш, ачыш булыр дип уйлыйм.

Кичәдә сәхнәгә чыгып китап авторына җылы сүзләр әйтүчеләр күп булды. Шулар арасында язучы, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин да бар иде.

Факил Сафин
Факил Сафин
– Рахман Шәфигуллин чынлап та гомер буе иҗатта, шәһәр казанында кайный. Аның күргәннәре, кичергәннәре бу китапта аз күрсәтелгән, аңа әле язасы да язасы. Ләкин безнең язучыларыбызның гомер сөрешләре бик хикмәтле. Алар үзләрен, гаиләләрен ачтан үтермәс өчен туктаусыз эшләргә мәҗбүрләр. Шуның аркасында безнең иҗат кешеләре тарала, чәчелә. Казна эшендә эшләгән кеше гел ниндидер кысалар эчендә яши бит. Ходай тәгалә биргән сәләте аны иреккә, хөрлеккә тартса, икенче яктан, син алай эшләмәскә тиеш дип тартып торалар. Ә эчтә һаман тегеләй эшләсәм, ничек булыр, болай эшләсәм, ничек булыр дигән уйлар. Шул тегеләй белән болай Ходай биргән миссияне үтәргә комачаулап, кешене басып тик тора.

Моннан берничә ел элек Рахман Шәфигуллинның “Яңгырлы август” повестен укып шаккаткан идем. Бу кеше коеп куйган прозаик. Аны иркенгә чыгарып җибәр дә, кулына каләм тоттыр да, яз гына диясе. Аның бит фикерләре, күзәтүләре гаҗәеп”, дип бәяләде Рахман Шәфигуллинның иҗатын Факил Сафин.

Тәүге китабын дөньяга чыгарган Рахман Шәфигуллин 1949 елда Балык Бистәсе районының Тегермәнлек авылында туган.
XS
SM
MD
LG