Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Соңгы елларда әле бер авылда, әлеге икенчесендә мәктәпләр, мәдәният йортлары, медицина пунктлары ябылуы турында еш ишетергә туры килә. Шундый хәл Удмуртиянең Кече Пурга районы Пугачево авылы клубына да яный.

Пугачево авылын 2011 елның җәй башында хәрби частьтә шартлау бер төндә дөнья күләм танытты. Пугачево авылы хәзер инде шартлау урынын хәтерләтми. Биредә йортлар төзекләндерелде. Шул уңайдан авылның бер очында урнашкан клуб та матур төстәге материаллар белән заманча эшләтеп куелды. “Әмма район администрациясе авыл башындагы клубны ябарга дигән карарга килде”, диде әлеге клубның ветераннар хоры җырчысы Роза Чебышева. “Безнең клубка балалар да, олылар да йөри. Концертлар була. Без район үзәгендә оештырылган чараларда катнашабыз. Әле генә булып узган әбиләр ярышларында безнең клубка йөрүче Екатерина Ярунина дәрәҗәле урын алды”, дип дәвам итте Роза ханым.
Пугачево авылы

Пугачево авылы


Пугачево федераль юл буенда урнашкан. Ул дүрт чакрымга сузылган. Клуб авылның бер башында төзелгән. Элек бу бинада мәктәп булган. Ике дистә елдан артык авылның икенче башында яңа мәктәп салгач, бинаны клуб итеп төзекләндергәннәр. Хәзер авылның бу очында мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Балалар һәм өлкәннәр өчен клуб белем туплау, ял итү, төрле һөнәрләр өйрәнү, аралашу, күңел ачу өчен бердәнбер урын булып тора.

Рәсимә Землякова

Рәсимә Землякова

“Мәктәп теге очта. Безнең балалар мәктәптән кайткач, тагын ул якка түгәрәкләргә, факультативларга барырга җитешми. Шуңа да бу клубка йөриләр. Мин үзем дә бу авылда үстем. Шушы клубка йөрдем. Хәзер минем балалар шушында йөри. Биергә, җырларга өйрәнәләр. Шахмат түгәрәге эшли. Сәйлән белән эш итәргә өйрәнәләр. Монда түгәрәкләр күп. Алар ярата монда йөрергә”, диде Пугачево авылгы муниципаль берәмлеге депутаты Рәсимә Землякова.

Гөлнара Кәлимуллина

Гөлнара Кәлимуллина

Дөрестән дә, клубның бүлмәләрендә өлкәннәр һәм балалар күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлый ала. Татар, рус халкы тарихына багышланган, көнкүреш әйберләреннән торган күргәзмә дә кызыклы. “Болар әби-бабаларыбыз кулланган әйберләр, алардан ниндидер җылылык бөркелә, кешеләрдә рәхәтлек хисе тудыра”, дигән фикердә клубның сәнгать җитәкчесе Гөлнара Кәлимуллина. Андагы әйберләр белән балалар кызыксынып кына калмас, китапханәдән китаплар сорап укыр дип өметләнә өч бала әнисе.

“Балаларга татар халкы әйберләрен күреп үссен. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үссен дип тырышабыз”, диде Гөлнара Кәлимуллина.

Екатерина Ярунина белән Людмила Хамандритова (с)

Екатерина Ярунина белән Людмила Хамандритова (с)

Шушы ук бүлмәдә җирле кул осталарының эшләре дә урын алган. Екатерина Ярунина белән Людмила Хамандритова - дуслар. Алар бер-берсенең эшләре белән танышып, кызыксынып торалар. Үз куллары белән әзерләнгән бизәнү әйберләрен, бәйләнгән кофталарын район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрдә дә халык кызыксынып караган. Ханымнар икесе дә чигәргә ярата. Эшләре дә бер-берсен кабатламый, бик үзенчәлекле. Екатерина Ярунина күбрәк табигать күренешләрен чигәргә ярата. Ул шушы юнәлеш белән кызыксынучыларны үз өена дә чакырып өйрәтә дә икән.

Людмила Хамандритованың чигелгән эшләре һәрберсе игътибарны җәлеп итә. Бу аның картиналарының бер өлеше генә икән әле.

Рафига Шәйхетдинова

Рафига Шәйхетдинова

Милләттәшебез Рафига Шәйхетдинованың кул эшләре бөтенләй башка юнәлештә башкарылган. Рафига ханым күп еллар Пугачево поселогында яшәгән, хәзер Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән бирегә килеп, клубта балаларны кул эшләренә өйрәтә.

“Ижауда төрле һөнәрләргә өйрәндем. Хәзер клубта балалар белән эшли. Түгәрәкләргә бик сөенеп киләбез”, диде Рафига Шәйхетдинова

Эльдар сәйлән түгәрәгендә

Эльдар сәйлән түгәрәгендә

Күп еллар клубта балалар да, өлкәннәр дә сәйлән-бисер белән чигү, сәйләннән төрле әйберләр бәйләү түгәрәгенә йөри. Бу түгәрәккә кызлар күбрәк йөрергә тиеш, әмма малайларның тырышып кечкенә генә сәйлән бөртекләрен җепкә төзеп, матур-матур уенчыклар эшләве, гаҗәпләндерде. “Бу шөгыль зур түземлелек таләп итә”, диде Эльдар.

Клубта түгәрәкләрдә җырлар өйрәнергә, биергә, музыка уен коралларында уйнау мөмкинлеге тудырылган. Лилия Галләмова баянда татар көйләрен яратып үзләштерә.

Лилия Галләмова

Лилия Галләмова

Өлкәннәрнең хор түгәрәге инде дистә елдан артык җырларга яратучыларны җыя. Тик апалар белән түгәрәктә шөгыльләнергә музыка белгече генә юк. Баянчы концертлар алдыннан гына килә икән. Рәмзия апа Ситдикова әлегә хор рус җырларын башкаруын, киләчәктә татарча да җырлар өйрәнергә өметләнә ул.

Инна Перевощикова

Инна Перевощикова

Мәдәният йорты директоры Инна Перевощикова биредә ике йөз урынлык концерт залы булуын, анда клубка түгәрәкләргә йөреп җырларга, биергә өйрәнгән балалар, өлкәннәр чыгышлар ясавын билгеләп үтте. Ул үзе бию түгәрәген алып бара. Шушы түгәрәккә йөрүче Ләлә белән Агата да клубка яратып йөрүләрен җиткерделәр.

Әлеге кызчыкларның әбисе Роза Чебышева оныкларына да, яшьтәшләренә дә килеп күңел ачарга, һөнәр алырга да урын булуына сөенә.

Роза Чебышева

Роза Чебышева

“Безнең бәләкәй балалар да йөри. Теге клубка йөрергә ерак. Клуб бу очта бик кирәк. Ветераннар хорына инде унбиш ел. Китапханә дә биредә. Йөрибез. Клуб – бердәнбер шатлык. Бәйрәм көннәрендә концертларга киләбез”, диде Роза Чебышева.

2011 елда Пугачево авылында урнашкан хәрби частьтә булып узган шартлаудан соң хәрби гарнизондагы һәм авыл башындагы ике клубны да төзекләндергәннәр. Клублар икесе дә Кече Пурга район карамагына бирелгән. Район администрациясенең мәдәният бүлеге хезмәткәре Лариса Коровина “бу авылда ике клубны финанслау мөмкинлеге юк, шуңа авыл очындагы мәдәният учагын ябарга дигән фикергә килдек”, дип белдерде телефон аша сөйләшүдә. Әмма авыл халкы поселокның бу очындагы бердәнбер мәдәният учагын ябарга ярамый дигән фикердә.

Музейда

Музейда

Пугачево авылы муниципаль берәмлеге депутаты Рәсимә Землякова бәйрәмнәрдә тамашалар булуын әйтте. “Бу клубтан башка җыелырга урын юк “, диде Рәсимә ханым да.

Авылда төрле милләт вәкилләре яши. Татарлар туган телендә белем алмый. Клубта татар телен өйрәнү буенча факультатив оештыру турында да уйланалар. Гөлнара Кәлимуллина да Рәсимә Землякова да беренчеләрдән булып үзләре факультативка язылырга ниятләре. Үзләре белән балаларын да йөртергә теләкләре. Аның өчен китаплар, белешмәләр һәм укытучы кирәк булуын әйтте Рәсимә Землякова.

Китапханәдә

Китапханәдә

Мәктәпкә балаларны махсус автобус йөртә. Укудан соң авылның бу очына кайтара. Автобусны булдыру өчен дә ата-аналар бик озак сорап йөргәннәр. Балалар мәктәптән кайтканда юл хәләкәтенә очрап, биртелүчеләр дә булган.

Укучылар мәктәптән өйләренә дә кайтмыйча китапханәгә кереп, кирәкле китаплар алып, өстәмә шөгыльләнә. Әти-әниләре уллары-кызлары өчен борчылмый.

Өлкәнрәк сыйныф укучылары биредә теннис уйнарга килә. Алар үзләре дә спорт белән шөгыльләнә, әле шунда йөрүче кечкенәләргә дә теннис уйнау буенча беренче дәресне бирә.

Гөрләп торган мәдәният йортында иртәгә кибет булырга мөмкин. Әмма халыкка мәдәният йорты кирәк. Пугачево авылы

Пугачево авылы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG