Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Себер татары дини кулъязмаларны барлый


Амстердам университетында укучы Себер татары Әлфрид Бустанов татар кулъязмаларын өйрәнер өчен Казанга килгән. Әлфридне Себердәге, Русиядәге исламның үзенчәлекләре кызыксындыра. Фәнни эшләрдән тыш, яшь галим КФУ студентлары алдында нотык тотты.

Чит илгә укырга киткәнче, Бустанов Омски университетын тәмамлаган. Туган теленнән тыш, берничә телдә иркен сөйләшә. Шулар арасында урыс, инглиз, төрек, фарсы, гарәп, алман һәм һолланд телләре бар. Амстердам университетында танылган галим Михаэл Кемпер җитәкчелегендә белем ала. Кемпер “Татарстанда һәм Башкортстанда суфыйлар һәм галимнәр (1789-1889)” дигән китап язуы белән билгеле.

“Хәзерге мөселман өммәтендә барган процесслар белән беркем дә шөгыльләнми. Быел Амстердамда Русия мөселманнарының урыс телендә ислам текстлары язулары турында китап бастырдык. Хәзерге вакытта урыс телендә сөйләүче имамнар күбәйде. Ислам төшенчәләре урыс теленә кайдан килә? Гарәп, фарсы яисә татар теле йогынты ясаганмы? Шуны өйрәндек.

Бер кызыклы үзенчәлек: урысча белүче мөселманнар ислам төшенчәләрен турыдан-туры тәрҗемә итәләр. Мәсәлән, “намаз кылу” - “делать намаз”, “тәһарәт алу” - “брать тахарат”. “Я сейчас возьму тахарат" диләр, ә кайдан аны алырга җыенасың? Яки менә тагын бер кызык очрак: “Тәһарәт яңарту”, ягъни «Обновить тахарат». Ә ничек аны алай эшләп була? Менә шундый кызык текст үзенчәлекләрен туплап, анализлап инглиз телендә китап бастырып чыгардык”, ди Бустанов.

Фәнни яктан караганда, Әлфрид Бустанов суфыйчылыкка өстенлек бирә. Бу ислам юнәлеше аның үзенә дә кызык икән. Аның фикеренчә, Русия җирлегендә суфыйчылык киң таралган булган. Ул суфыйлар язган текстларны тикшерә һәм аларны китап итеп бастырып чыгарырга ниятли.

“Шул кулъязмаларны өйрәнеп, урыс, татар яки төрек теленә тәрҗемә итеп чыгарырга исәп бар. Бу безнең фәнни максатыбыз. Бүген мондый әйберләр бик зур танылу алмаган. Ә бит хәзерге ислам үсешенә ул бик зур тәэсир ясый алыр иде. Шуңа күрә аларны дөньяга күрсәтергә кирәк”, дип саный Бустанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG