Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга килүче туристлар ни өчен кими?


Казанга килүче туристлар ни өчен кими?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:23 0:00

Казанга килүче туристлар ни өчен кими?

Татарстан түрәләре Казанга килүче туристлар саны арта дип белдерсә дә, экскурсияләр уздыручы Айрат Хәтмулла моның нәкъ киресен сөйли. Казанга килгән туристларның азаюын ул төрле сәбәпләр белән аңлата.

“Быел Казан беренчедән - кышкы чорга әзер түгел, икенчедән - урамнар пычрак, тиешенчә җыештырылмый, өченчедән - Казанның иң күп турист җәлеп итә торган Кол Шәриф мәчете һаман да ябык тора. Барлык бу сәбәпләр туристлар санын киметте. 2011 елда Казанга 1 миллион 500 меңгә якын турист килгән булса, 2012 елда бу күрсәткеч 133 меңгә кимеде”, дип сүзен башлады ул.

Айрат Хәтмулла боларга өстәп Казан кунакханәләренең кыйммәт булуын һәм Казанның үз сувенирлары булмавын да туристларны җәлеп итүгә бер киртә булып тора дип саный.

Экскурсияләр оештырып туристлар белән эшләүнең күп кенә нечкәлекләрен үз тәҗрибәсендә татыган Хәтмулла, Казанга туристлар җәлеп итү өчен иң беренче чиратта арзан бәяле кунакханәләр төзергә кирәк, ди.

“Казанда кыйммәт булмаган кунакханәләр булса, иң беренче чиратта безгә күрше Башкортстан туристлары килер иде. Шулай ук Киров өлкәсе, Самар, Сарытау, Оренбур кебек төбәкләрдән дә Казанны килеп карарга теләүчеләр артыр иде. Бу якларда күпме татар бар бит”, ди ул.

Бүгенге көндә Казанда эшләүче 185 экскурсия уздыручыдан бары тик 6 кеше генә татар телендә сөйли ала икән.

Айрат Хәтмулла сүзләренчә, Казанны карарга дип соңгы арада Кытай, Төркиядән килүчеләр арткан. “Әмма хәзер инде Германия, Франция, Британиядән килүче туристлар саны кимер дип уйлыйм. Чөнки бар дөньяга танылган Lufthansa һава юлы ширкәте озакламый Казаннан Европага туры очышларын туктатачак”, ди ул.

Керем китермәүне сәбәп итеп күрсәтелеп, Lufthansa һава юлы ширкәте быелның 1 апреленнән Казан-Франкфурт очышларын туктатачагын белдерде.

“Очкычлар нәкъ менә туристларга хезмәт итә. Чит ил туристлары очкычларда йөрергә ярата. Lufthansa ширкәтенең үз очышларын туктатуын, мин кемнеңдер аяк чалуына бәйләп карыйм”, ди ул.

Айрат Хәтмулла килгән туристларның иң беренче чиратта Казан кирмәне белән кызыксынуын да әйтә. “Килгән кунакларга урысларның чиркәвен күрсәтергә мәҗбүр булабыз. Ә шул вакытта ачык булырга тиешле Кол Шәриф мәчете ябык тора”, ди ул уфтанып. “Бу мәчетнең кайчан ачылачагы һаман билгесез. Бу хакта безне гел алдап килделәр. Башта октябрь ахырында ачылачак диделәр, аннан декабрь, гыйнвар ахырында ачылачак дип ышандырдылар. Нәтиҗәдә мәчет һаман да ачылмый кала бирә”, ди ул.

Казан буйлап туристларга экскурсияләр оештыручы Айрат Хәтмулла Казанга турист булып килгән кунакларга күрсәтерлек бик күп тарихи урын, бик күп кызыклы мәгълүмат булуын белдерде. Әмма хакимиятнең барлык бу мөмкинлекләрдән дөрес итеп файдалана алмавын үз тәҗрибәсеннән чыгып, төрле мисаллар белән ачып салырга тырышты.
XS
SM
MD
LG