Accessibility links

Мисырда президент Мурсига каршы урам җыеннары узды


Мисырның берничә шәһәрендә президент Мөхәммәт Мурсига каршы меңләгән кеше катнашында урам җыеннары узды. Каһирәдә халык президент сарае каршында җыелып "Азатлык!" һәм "Мурси - канунлы түгел", дигән шигарләр кычкырды. Шулай ук протест чаралары Искәндәрия һәм Порт Сәид калаларында узды.

Оппозиция Мурсиның милли бердәмлек хөкүмәте төзүен һәм исламчылар язган яңа конституцияне үзгәртүен таләп итә.

Узган атнадан бирле Һөсни Мөбәрәкне хакимияттән бәреп төшерүнең ике еллыгы уңаеннан урам җыеннары дәвам итә.
XS
SM
MD
LG