Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Facebook"та язуы өчен Уфа хатынына җинаять эше ачылды


Русия тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе Уфада яшәгән 46 яшьлек бер хатын-кызга карата нәфрәт яки дошманлык тудыру һәм кимсетү гаепләве белән җинаять эше ачты.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 2012 елның 28 октябрендә бу хатын үз өеннән "Facebook" социаль челтәрендә русларны кимсеткән сүзләр язып калдырган. Аның бу язуы аерым бер милләткә тискәре бәя бирү, аларга каршы нәфрәт һәм дошманлык тудыру, кешене кимсетү һәм мыскыл итү буларак бәяләнә.

Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG