Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Зөһрә Гафурины искә алалар


Мәҗит Гафури җәмагате Зөһрә ханым, балалары белән
Мәҗит Гафури җәмагате Зөһрә ханым, балалары белән

Күренекле шагыйрь Мәҗит Гафуриның җәмәгате Зөһрә ханымның тууына 120 ел тулды. Шушы уңайдан 31 гыйнвар көнне аның туган авылы Килемдә хәтер чарасы булып үтте. Анда Уфадан да байтак кешеләр барды.

Мәҗит Гафуриның хәләл җефете Зөһрә ханым Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Килемдә туып үсә. Бу авыл элек-электән үзенең укымышлы кешеләре һәм бай тарихы белән киң билгеле. Бирегә әле 16 гасырда ук Минзәлә төбәгеннән татарлар күченеп килә һәм берничә авылга нигез сала. Килем – шуларның берсе. Белемгә һәм дингә тартылучы милләттәшләр яши биредә. Килемдә бай морзалар Тәвкилевлар-Җантуриннар 1852 елда зур бина төзетеп бетә. Аны шул чордан бирле Тәвкилевлар сарае дип йөртәләр. Анда мәдрәсә дә эшләгән. Авылда таш мәчет тә салынган.

Килемдә Тәвкилевлар сарае
Килемдә Тәвкилевлар сарае
Ходай йорты да, Тәвкилевлар сарае да совет заманында да сакланып калган. Соңгы елларда аларны төзекләндерү, яңадан сафка бастыру эшләре алып барыла. Шушы борынгы биналар булуын да исәпкә алып, бай тарихына хөрмәт йөзеннән дә, Килемдә республика татар тарихи-мәдәни үзәге оештырылды. Биредә ел әйләнәсе дистәләрчә милли-мәдәни чара уздырыла.

Килемнең борынгы мәчете
Килемнең борынгы мәчете
Әти-әнисеннән бала чагыннан ук ятимә калган Зөһрә туган авылы Килемдә Тәвкилевлар тәрбиясендә үсә һәм яхшы белем ала. Авыл халкы бүгенге көндә дә Зөһрә Гафурины хөрмәтләп искә ала. Шуңа күрә дә аның 120 еллыгы уңаеннан тәүге чара да биредә оештырылды. Хөрмәтле кунаклар сыйфатында Килемгә Мәҗит һәм Зөһрә Гафуриның Уфада яшәүче дәвамчылары – оныклары һәм башка туганнарының балалары кайткан.

Чараны Мәҗит Гафури исемендәге иҗтимагый оешма белән берлектә Бүздәк районы һәм Килем авылы хакимияте әзерләгән. Мәҗит Гафури фондын оештыручы булып Мәҗит Гафуриның оныгы Халитнең җәмәгате, психология фәннәре кандидаты Люция Камаева тора. Ул Килем урта мәктәбендә узган хәтер чарасында Зөһрә Гафури хакында кызыклы мәгълүматлары белән уртаклашты.

“Тәвкилевлар гаиләсендә Зөһрә һәм аның башка туганнары үрнәкле тәрбия ала, - ди Люция ханым. - Зөһрә бик музыкаль була: пианинода уйный, матур итеп җырлый. Мәҗит Гафури белән ике ул - Әнвәр белән Халитне тәрбияләп үстерә Зөһрә ханым. Балалар да бик тәрбияле, талантлы булып үсә. Әнвәр дә пианинода бик матур уйный торган була. Концертларын ул әнисе җырларга яраткан Зөлһиҗә җыры көе белән башлап җибәрүне гадәткә ала.

Зөһрә ханым өйдә бик уңган хуҗабикә була, тәмле итеп ашарга пешерә. Мәҗит Гафури аеруча аның ак пәрәмәчләр пешерүен ярата. “Зөһрәкәй, самавырыңны куеп, шул пәрәмәчләреңне пешер әле”, - дип әйтә торган була ул. Зөһрә ханым гел милли киемдә йөри. Киемнәрне ул үзе тегә, хәтта яңа киемнәр өлгеләрен үзе уйлап чыгара. Татар кызларын да әдәпле булырга, матур киенергә өйрәтә ул. Мәрьям Солтанова мәдрәсәсендә мөслимәләргә дин сабаклары да бирә, аларга татар телен һәм әдәбиятын да өйрәтә Зөхрә ханым”.

Зөһрә ханым мөслимәләр арасында
Зөһрә ханым мөслимәләр арасында
​Зөһрә Гафурига багышланган чарага Килем авылы урта мәктәбе укучылары зур тамаша да әзерләгән. Укучы балалар Мәҗит Гафури шигырьләрен укый, җырлар башкара. Шулай ук алар Гафури әсәрләреннән уен-тамашалар да күрсәтә. Тарихи-мәдәни үзәкнең фольклор ансамбле чыгышы, милли киемнәрдә дәртле биюләр бәйрәмне тагын да ямьли.

Уфадан кайткан кунаклар да рухи күчтәнәчләрен өләште бу көнне. Танылган журналист, Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Мадрил Гафуров үзенең татарча язылган шигырьләрен укый. Билгеле шагыйрь һәм бихисап җырлар авторы Радик Хәкимҗанның чыгышын да тамашачылар яратып тыңлады. Башкортстан татар хатын-кызлары берлеге рәисе, танылган журналист һәм шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева Зөһрә ханымның чын мөселман хатыны булуы хакында фикерләре белән уртаклаша. Һәрчак милли киемдә йөргән, гыйлемле һәм әдәпле Зөһрә ханым башка гүзәл затларга чын үрнәк була.
XS
SM
MD
LG