Accessibility links

Прокуратура Исламның 1000 еллыгы мәдрәсәсен эшен туктатуын таләп итә


Казанның Вахитов районы прокуратурасы Мәҗит Гафури урамында урнашкан Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне ябуны таләп итә. Прокуратура тикшерүе уку йортының лицензиясез эшләвен ачыклаган.

Прокурор урынбасары Елена Гавриленко сүзләренә караганда, ноябрь аенда прокуратура мәдрәсәнең эшен канунсыз дип табарга һәм рөхсәт алганчы аны туктатып торырга кушкан булган.

Мәдрәсә эшен карау март аена билгеләнгән. Уку йортында Татарстаннан 200ләп шәкерт белем ала. Анда дин белән бергә тарих, хокук, информатика, умартачылык укытыла.
XS
SM
MD
LG