Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

"Татарстан ДСО белән эш итәргә әзер түгел"


Татарстан Дөнья сәүдә оешмасы (ДСО) шартларына әзер түгел. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Дөнья сәүдә оешмасы -- зур көндәшлек дигән сүз, шуңа күрә республика авыл хуҗалыгы продуктларын халыкара аренада тәкъдим итәр өчен зур әзерлек узарга тиеш, диде ул.

Шушы максат белән Казанда 30-31 гыйнварда "Русиянең ДСО әгъзалыгы шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү" семинары узды. Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Русия һәм чит ил белгечләре белән берлектә ДСОда отышлы итеп катнашу серләренә төшенергә тырышты.

Халыкара оешма белән эш итү киң ишекләр ачса да, Татарстанның моның өчен әлегә әзерлеге дә, мөмкинлекләре дә җитми. "Гомумән алганда, без әле ДСО кысаларында эш итәргә әзер түгел. Сәүдә оешмасындагы кагыйдәләр безнең эчке ихтыяҗларны исәпкә алган дип санамыйм", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG