Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран яңа буын хәрби очкычын күрсәтте


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Тәһранда Иран ислам инкыйлабының 34 еллыгына багышланган тантанада яңа буын Каһир-313 һөҗүм очкычын тәкъдим итте.

Әхмәдиниҗат үз чыгышында Каһир-313 очкычы Иранның хәрби технологияләр өлкәсендә мөстәкыйльлеген күрсәтүен, әмма Иран беркемнең дә эшләренә тыкшынырга җыенмый дип аның беркемгә дә куркыныч тудырмавын белдерде.

Иран саклану министры Әхмәт Вәһиди әйтүенчә Каһир-313 – күп кенә үзенчәлекләргә ия булган, радарлардан кача яки бик түбәннән оча алучы яңа буын хәрби очкыч.

Хәзергә Иран хәрби очкычларының күпчелеге – Русиядә ясалган очкычлар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG