Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олланд: Франция гаскәрләре Малида озакка калмаячак


Бүген Малига Франция хәрбиләренә теләктәшлек белдерергә килгән Франция президенты Франсуа Олланд гаскәрләр бу илдә озакка калмаячак, әмма хәрби чараларның тәмамлануын игълан итәргә дә әле иртәрәк, дип белдерде.

Олланд әйтүенчә, хәзер Франция хәрбиләренең төп бурычы Мали гаскәрләренә илнең ислам сугышчылары карамагындагы төньягын контрольгә алырга ярдәм итү, диде.

Ислам сугышчылары башкала Тимбукуга якыная башлагач 11 гыйнварда Франция Мали хөкүмәтенә ярдәмгә үз хәрбиләрен җибәргән иде.
XS
SM
MD
LG