Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тони Блэр: Британиянең Европа Берлегеннән чыгуы аның көчен киметәчәк


Британиянең элекке премьер-министры Тони Блэр, әгәр дә Британия Европа Берлегеннән чыкса, аның халыкара мәйданда аның тәэсире кимиячәк, дип белдерде.

Би-Би-Сига интервьюда Блэр: " Әгәр дә британнар Европа Берлегеннән чыгу өчен тавыш бирсә, бу бары тик илнең берлектәге башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен катлауландырачак кына", диде.

Британиянең хәзерге премьеры Дэвид Кэмерон узган айда үз фиркасе парламент сайлавында җиңеп чыккан очракта Британиянең Европа Берлегеннән чыгуы турында референдум үткәрергә вәгъдә иткән иде. Кэмерон британнарның күп кенә мәсьәләләрдә Европа Берлегеннән канәгать булмавын әйтеп мөнәсәбәтләрне үзгәртергә чакырды. Әмма шәхсән үзенең берлектән чыгуга каршы булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG