Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телен online өйрәнү мәктәбе ачыла


Бүген Татарстанда “Ана теле” дигән татар телен online өйрәнү мәктәбе ачыла.

Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. Дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Бу эш Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Проект дәүләт акчасына башкарыла.

“Бу проект тугыз дәрәҗәдән торачак. Һәрбер дәрәҗәдә сигез бүлек бар. Һәрбер бүлектә дүрт дәрес каралган. Һәрбер дәрәҗәдәге дәресләр видеолар белән баетылган, алар төрле темага төшерелде, тормыштан алынган төрле вакыйгаларга корылган, бик күп фоторәсемнәр ярдәмгә килә, аудиоязмалар урнаштырылган. Биремнәр мавыктыргыч формада башкарылган. Белемне тикшереп карау өлеше зур, тестлар ясалды.

Төрле тел лабораторияләре дә бар, сүзлекләр ярдәм итеп торачак. Киләчәктә бу система катлауланачак, онлайн режимда укытучы белән элемтәгә кереп уку, сыйныфларга бүленеп, тел үзләштерү дә каралган”, дип сөйләде Азатлыкка мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм чит төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин.
XS
SM
MD
LG