Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы хоккейчылары совет "йолдызлары" белән уйнады


Уен башлана
Уен башлана

3 февраль көнне Советлар берлеге хоккее осталары һәм Чаллы җыелма такымы арасында иптәшләрчә очрашу узды. 60 минут барган уенда барлыгы 21 алка кертелде. Шуларның икесе Чаллы такымы капитаны Васыйл Шәйхразиев исәбендә.

Уенның кыскача тарихына тукталыйк. Әлеге очрашу Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиевның туган көне белән бәйле. Аңа 50 яшь тулды. Шушы юбилей хакында “Чаллы” хоккей такымы президенты Игорь Крюков декабрь аенда Александр Якушев, Сергей Ляпкин белән рәсми булмаган очрашуларның берсендә сүз кузгаткан. Аның әйтүенчә, Советлар берлегенең танылган хоккейчылары үзләре Чаллыда уен оештыру турында сүз күтәрәләр һәм шул сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак, Советлар берлеге “йолдызлары” белән Чаллы җыелма такымнары арасында очрашу узды.

Васыйл Шәйхразиев (у)
Васыйл Шәйхразиев (у)
Чаллыларга каршы уйнау өчен 23 танылган ветеран килде. Алар арасында Александр Якушев, Виктор Шалимов, Александр Кожевников, Юрий Ляпкин, Сергей Макаров, Ирек һәм Сергей Гимаевлар да бар иде. Беркадәр яшь булган Павел Буре шулай ук чаллыларга каршы уйнады. Тамашаны оештыручылар әйтүенчә, Павел Буре белән сөйләшүләр шактый авыр барган. Чөнки хатыны авырлы икән һәм ул аны шул халәттә ташлап китәргә теләмәгән. Ләкин Буреның Чаллыга килүендә нәкъ менә хатыны Алинәнең өлеше зур булган дип тә фаразлыйлар. Ни өчен дигәндә, Павелның хатыны Алинә Хәсәнова Чаллыда туып үскән. Крюков сүзләренчә, Павел Буре Чаллыга шәхси очкычта, башка хоккейчылар барысы бер очкычка утырып килә. Уенда катнашкан өчен “йолдызлар” акча сорамаган, Чаллы ягы бары юл һәм туклану чыгымнарын гына үз өстенә алган.

Чаллы җыелма такымында чагыштырмача яшьләр арасында иң өлкәне булган, 64 яшьлек Шәүкәт Бикмөхәммәтов та бозга чыкты. Уенның беренче өлеше беткәч без Чаллы хоккее аксакалының хәл-әхвәлләрен белдек.

Шәүкәт Бикмөхәммәтов
Шәүкәт Бикмөхәммәтов
“Мин - Казанныкы. 1972 елда Чаллыга чакырдылар. Шуннан бирле спорт мәктәпләрендә яшьләрне хоккей уены серләренә өйрәтәм. Гомерем хоккей белән бәйле. Хәзер сәләтле уенчыларны күбрәк авыл малайлары арасыннан эзлим. Алар көч, җитезлек ягыннан шәһәрнекеләргә караганда тазараклар. Ә бүгенге уенга килгәндә, Чаллы өчен чын бәйрәм”, диде Бикмөхәммәтов.

Чаллының боз сараенда узган тамашаны карау бушлай булды. Чулман төбәгендәге шәһәр-районнардан килгән 200ләп кунакка да хоккей карау мөмкинлеген тапканнар.

Көч алымнары кулланылмыйча гына уйналган иптәшләрчә очрашу 11:10 исәбенә Советлар берлеге “йолдызлары" файдасына тәмамланды.
XS
SM
MD
LG