Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов Сарбаев эше нигезендә мәхкәмәдә аңлатмалар бирде


Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Башкортстанның элекке премьер-министр Раил Сарбаев эше нигезендә кабаттан республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимовтан сорау алды.

“Шаһит буларак чакырылган Рәхимов элегрәк мәхкәмәгә биргән аңлатмаларны кабатлады. Сарбаевның Венага баруы эш сәфәре иде һәм ул аның (Рәхимовның) рөхсәте белән башкарылды. Сәфәр рәсми түгел, ә кыска вакытлы иде һәм гадәт нигезендә ул теркәлеп тормады”, диде Рәхимовның адвокаты Айрат Латыйпов “Интерфакс” агентлыгына.

Латыйпов сүзләренчә, сорау алуга чакырылган башка шаһитлар, аерым алганда Башкортстанның сәүдә-сәнәгать пулаты президенты Юрий Пустовгаров һәм төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгының элекке министры Равил Ибәтуллин мондый кыска вакытлы сәфәрләрнең булуын һәм Башкортстан президентының рөхсәтеннән башка аларның мөмкин түгеллеген раслады.

Сарбаев эше нигезендә киләсе мәхкәмә утырышы февраль азагына билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG