Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләрне кайбер авторитар җитәкчеләр дә үз итә


Авторитар хакимият хөкем сөргән кайбер илләрнең җитәкчеләре дә ирекле мәгълумат алмашу өчен өстәмә мөмкинлекләр ачучы социаль челтәрләрне сәяси максатларда файдаланырга тырыша.

Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи Twitterда, Instagramда, Google+та һәм узган айдан бирле Facebbokta даими күренә. Хаменеинең дөньядагы иң популяр челтәрдә теркәлүеннән соң Иранда Facebookка куелган киртәне алырга чакырулар булса да, Иранның интернет киңлеге өчен җаваплы югары шурасы рәисе Мәһди Ахаван Беһабади Facebook битен Хаменеи җанатарлары алдан уйламыйча ачкан, диде. Шул ук вакытта кайберәүләр Facebook битенең беренче мәртәбә Хаменеинең Twitterдагы рәсми хисабыннан игълан ителгән булуына игътибар юнәлтә.

Хаменеинең Facebook сәхифәсе гаилә альбомыннан алынган фотолар кебек күренүче сурәтләр, фарсы һәм инглиз телләрендәге язулар белән тулган. Иран хакимиятләре Facebookны "сионистлар коралы" дип атаса да, анда Хаменеи хисабы ачылу Facebookның популярлыгын тануны күрсәтә. Иранда Facebook ачылмый, әмма миллионлаган иранлы аңа прокси серверлар яки төрле махсус програмнар ярдәмендә керә.

Хаменеинең Facebook сәхифәсендәге бу фотода хәзерге рухи җитәкче (күзлекле) Иран ислам республикасына нигез салган Аятулла Рухалла Хомәйни артында басып тора.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев

Медведевның Twitterдагы беренче сүзләре
Медведевның Twitterдагы беренче сүзләре
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Twitterга 2010 елның июнендә бик дәртләнеп кушылган иде. Ул чакта президент булган Медведевның АКШ президенты Барак Обама белән Һамбургер ашаганда төшкән фотосы "Күптән бургер ашаган юк иде. Обама белән Ray's Hell Burgerда төшке аш" дип язып Twitterга чыгарылу белән Русия һәм АКШ арасында мөнәсәбәтләрнең сүндереп кабызу сәясәтен сурәтләүче фото буларак зур популярлык казанды.

Әмма 2011 елның декабрендә хакимияткә каршы протест чаралары көчәйгән чорда Медведевның Константин Рыков сүзләрен ретвит итеп таратуы күпләрдә гаҗәпләнүгә сәбәп булды. Бераздан, бу язма тиз арада юк ителгәч, Кремльнең матбугат хезмәте бу ретвит Медведев хисабына серсүз алыштырылган вакытта кереп өлгергән бер хезмәткәр эше һәм ул җавапка тартылачак, дип аңлатты. Хәзер Медведев язмаларын Twitterда 509 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров

Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров үзенең Twitter хисабында төрле темаларга яза. 140 хәрефле язмаларында ул Русия матбугатын мактый, бабасының үлеменә кайгыруын белдерә, Twitterның берәр кулланучысын баласы туу уңаеннан котлый... Шунда ук төнге Грозный урамнары буйлап йөрүе турында мондый язма да калдыра: "Ночной Грозный сказочно красив.Поездил по улицам. Посидел в кафе. Угостили жижиц и галниш. Был ароматный калмыцкий чай с молоком. Рекомендую"

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев

Сәясәтчеләрнең Facebook сәхифәләре гадәттә алар турындагы рәсми матбугат хисапларының дәвамы гына булып тора. Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевның Facebook сәхифәсендә дә күбесенчә җәмәгате Меһрибан Алиева белән төрле очрашуларда, тантаналарда төшкән фотолар тулган. Әмма күптән түгел ул инстаграм белән дә танышкан. Кайбер фотолар аны җитәкче буларак түгел, гади кеше буларак сурәтли.

Әмма Алиевның Twitter хисабы бөтенләй башкача эшли. Башка күпчелек җитәкчеләр Twitterда көн саен диярлек яки атнасына берничә мәртәбә язса, Алиевның инглиз һәм Азәрбәйҗан телләрендәге хисабы гадәттә ике атнага бер мәртәбә яңара һәм анда ул гадәттә әрмәннәр турында дипломатия кысаларына һич сыешмый торган фикерләрен яза. Кайберәүләр Алиевның Twitter хисабында аның кушуы белән берәр башка кеше язып утыра дигән фикер дә белдерә. Мисал өчен Алиев хисабындагы “Әрмәнстанның ил буларак бернинди кыйммәте юк. Чынлыкта ул – колония, читтән идарә ителә торган җир, территория”, дигән сүзләр аның берничә көн элек кенә Яңа Азәрбайҗан фиркасенең еллык җыенында ясаган чыгышыннан күчереп алынган.

Венесуэла президенты Уго Чавес

Венесуэла президенты Уго Чавес та Twitterга бик тиз кушылды. Баштарак ул Twitterда үз хакимиятен тәнкыйтьләп язучыларны “террорчы язмалар” дип атаса да, өч ел эчендә Twitterда аның язмаларын күзәтеп баручылар саны дүрт миллионга якынлашты. Хәзер ул үз Twitterына язылучылар саны белән Барак Обамадан гына калышып икенче урында бара.

Венесуэла халкын үз проблемнары турында Twitter аша турыдан-туры президентка язарга рухландырган Чавес Twitterны үзенең популистик коралына әверелдерде һәм ул анда даими рәвештә министрларны халык ихтыяҗларына җавап бирергә чакырып килә. Чавес үзенең чит ил сәфәрләре турында да, хөкүмәттәге үзгәрешләр турында да, илдәге яки төбәктәге соңгы вакыйгалар турында да еш яза. Күптән түгел Чавес: "Бу – социализм. Тормыш, яшәү өчен арзанлы азык-төлек һәм йорт җиһазлары! Яшәсен азык-төлек базарлары! Без яшәячәкбез һәм җиңәчәкбез!" дип язды.
XS
SM
MD
LG