Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Казанда Универсиада барган көннәрдә "Ак бүре" операсының дөньякүләм премьерасы булачак. “Алтынчәч” операсы, “Башмагым” музыкаль комедиясе кебек “Ак бүре”дә бер тапкыр уйналыр да аннан онытылыр дигән шик тудыра. Җәлил театры репертуарындагы татар опера һәм балетлары да бик сирәк куела.

Татарстан симфоник оркестры җитәкчелеге бу көннәрдә "Ак бүре" операсында катнашачак җырчылар белән сөйләшүләр алып бара. Якын араларда төп рольләрне башкаручылар тәгаенләнер һәм килешүләр дә төзелер дип көтелә. Бу хакта оркестрның сүзчесе Наталья Лукина белдерде. Аның сүзләренчә, опера ачык һавада уйналачак. "Әлегә төгәл урыны билгеле түгел, мөгаен Камал театры яны булыр", диде Лукина.

“Ак бүре” либреттосының авторы Рүзәл Мөхәммәтшин операны ачык һавада кую идеясе барлыгы турында беренче тапкыр Азатлык радиосы белән әңгәмә вакытында ишетте. Әсәрне иҗат иткәндә ул үзе аны яхшы бинада, зур сәхнәдә уйналган опера буларак күз алдына китергән булган.

"Мин аны сәхнә әсәре буларак иҗат иттем. Ачык һавада куелуын да хуплыйм. Ул очракта, мөгаен, бераз үзгәрешләр кертергә кирәк булыр. Ачык һаваның үз минуслары булган кебек, үз плюслары да бар. Алла боерса, миңа калса бик матур килеп чыгар ул. Кайбер күренешләрне көтелмәгәнчә биреп була. Бу очракта режиссердан да күп нәрсә торачак", ди Рүзәл.

"Алтынчәч" операсы Казан Кирмәнендә куелды

"Алтынчәч" операсы Казан Кирмәнендә куелды

Соңгы дүрт-биш ел эчендә опера һәм балет театры бинасында түгел, ә башка сәнгать йортларында һәм ачык һавада яшьләр катнашында опера һәм музыкаль әсәрләр куела башлады. 2009 елның октябрь аенда Нәҗип Җиһанов исемендәге
Казан консерваториясе студентлары "Башмагым"ны сәхнәләштерде. Аның премьерасы Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында булды. Күпмедер вакыттан соң "Башмагым" тагын бер тапкыр Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры бинасында да күрсәтелде. Артистлар Уфага гастрольгә дә бардылар. Әсәрне куючылар да, башкаручылар да "Башмагым" бәлки опера һәм балет театрында да барыр дип өметләнде, әмма теләкләре акланмады.

2011 елның сентябрь башында Казан кирмәнендә татар сәнгате өчен әле моңа кадәр күрелмәгән вакыйга булды. Ачык һавада, тарихи диварлар янында "Алтынчәч" операсы куелды. Аны карарга меңнән артык кеше килде. Бу әсәр Казан консерваториясе һәм симфоник орекстрның уртак проекты иде. Бик күп илһам, көч, хәйран гына акча да кергән бу әсәр бер тапкыр куелды һәм шуның белән онытылыр кебек.

Казан Кирмәнендә "Алтынчәч" операсы бара

Казан Кирмәнендә "Алтынчәч" операсы бара

Наталья Лукина да “Алтынчәч”не Кирмәндә кую өчен бик озак сөйләшүләр барганлыгын, тормышка ашыру бик кыен булганлыгын раслый. Бер тапкыр уйналды да онытылды дигәннән ул: “Иң зур көч беренче куелышка китә, без аны янә куяр идек, әмма тагын уйнарга кирәк дип тәкъдим итүчеләр юк”, дип әйтә.

Универсиадага дип әзерләнүче "Ак бүре" операсы да "Алтынчәч" кебек бер тапкыр гына куелыр һәм шуннан соң онтылыр инде дигән шик уята. Рүзәл Мөхәммәтшин опера сәнгате өлкәсендә тәүге иҗатының бер көнлек кенә булып калмавын тели.

"Бер тапкыр гына куелуга мөнәсәбәтем уңай түгел минем. Бер эшләнгән әсәрне яңадан кабатлар өчен күп көч таләп ителми. Гадәттә беренче куелыш зур көч һәм хезмәт сорый. Бу очракта Камал театры белән чагыштырсак, анда әле дә Марсель Сәлимҗанов режиссерлыгындагы әсәрләр уйнала. Куелган сәнгать әсәрләре бер көнлек кенә булып калмасын иде дигән теләктә каласы килә. Татар балеты һәм операсы, минемчә, безнең әлегә кадәр тиешенчә эшләнмәгән өлкә булып тора. Опера һәм балет театрында нинди татар әсәре бара? Нинди опера куела? Нинди балет куела? Берәү дә юк. Ник куелмый дигән сорау да туа", ди Мөхәммәтшин.

"Башмагым". Сәйдәш залы

"Башмагым". Сәйдәш залы

Опера һәм балет театры татар әсәрләре әллә нигә бер генә куела дигән гаепләүне кире кага. Театр сүзчесе Жанна Мельникова сүзләренчә, Шаляпин фестивалендә “Шагыйрь мәхәббәте” җырланачак, аннан соң май аенда “Җәлил”операсы куелачак. Театр Универсиадага “Алтын Урда” балетының премьерасы булачак дип белдергән иде. Әмма планнары үзгәргән. Универсиада барган көннәрдә яңа куелышта “Шүрәле” балеты күрсәтеләчәк. Мельникова сүзләренчә, бу балетның сәхнә бизәлеше дә, көе дә үзгәрәчәк. “Алтын Урда”ның премьерасы исә сентябрь аенда булыр дип көтелә. “Резедә Ахиярова көен язып бетерде, декорация Мәскәүдә эшләнә”, ди Мельникова. "Татар әсәрләре сәхнәдә нигә сирәк күренә?" дигән сорауга ул: “Театр репертуары зур, чират җиткәнче хәйран гына вакыт узып китәргә мөмкин”, дип белдерде.

Ул-бу хәл килеп чыкмаса, халыкара уеннарны карарга килүчеләр һәм спортчылар "Шүрәле"дән тыш Камал театры янында тагын бер татар әсәрен “Ак бүре” операсын күрә алачак. “Ак бүре” әкиятенә нигезләнгән либреттоны Рүзәл Мөхәммәтшин узган елның декабрь урталарында язып бетергән.

"Халкыбызның рухын, иманын, тарихын чагылдырган Ак бүрене җанландырып, тере итеп күрсәтәсем, рухыбыз бүген дә исән дигән фикер уздырасым килде", ди Мөхәммәтшин.

Зөлфия Рәүпова

Зөлфия Рәүпова

Мәскәүдә яшәүче композитор Зөлфия Рәүпова Мөхәммәтшинга операның либреттосын язарга тәкъдим итә. Бу тәкъдимне Рүзәл теләп кабул иткән, һәм үзе әйтүенчә, либреттоны бик яратып, күңел биреп эшләгән. Либретто тәмам булгач Ркаил Зәйдуллага күрсәткән. Тукай бүләге иясе аның бу эшен хуплаган. Рузәл шулай да зур өчлекнең – либретто авторы, композитор һәм режиссер-куючының (Александр Сладковский) – уртак аһәңе барлыкка килерме дип шикләнебрәк көтә.

"Зур сәхнәдә ничек куелыр, көйләре ничек булыр, аның бит әле бу ягы да мөһим. Барсын бергә алганда либретто бик кечкенә әйбер булып кала. Режиссерның ничек эшләп бетерүеннән дә күп әйбер тора. Мин көткән әйбер килеп чыгармы, ансын күрербез. Либреттоны яздым да оныттым түгел, Зөлфия белән дә аралашып торабыз. Хәзер дә бер-беребезгә киңәшләр бирәбез", ди Мөхәммәтшин.

Казан консерваториясендә укып аспирантура тәмамлагач пианист Рөстәм Кудояровка кияүгә чыгып Мәскәүгә киткән, “Сөембикәнең пәйдә булуы”, “Алтын гыйбадәтханә” дип аталган әсәрләр җыелмасы һәм башка көйләре белән танылган Зөлфия Рәүпова үзенең әллә кайчаннан ук татар милли операсы язасы килгәнен әйтә.

"Мин бала чактан ук милли көйләрне бик яратам. Кечкенәдән үк үзем тарихи романнар, ә балаларым тугач аларга татар әкиятләрен укыдым. Шуннан соң татар әкияте нигезендә нидер язасым килде. Күңелемә хуш килердәй сюжет эзләдем. Ниһаять "Ак бүре" әкиятендә тукталырга булдым. Күпмедер вакыт үткәч, симфоник оркестрның баш дирижеры, сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский шалтыратты. "Казан көзе" халыкара фестиваленә опера язуымны сорады. Мин аңа инде сюжетны табуымны, "Ак бүре"не бик ошатуымны әйттем. Бу бик борынгы әкият һәм анда көтелмәгән борылышлар бар. Бүре безнең бабаларыбыз өчен изге җәнлек булган. Алар аңа табынган. Минем өчен "Ак бүре" – бабаларыбызның изге рухы ул. Бу әкият-опера. Анда күп кенә фантастик образлар бар", ди Рәүпова.

Сладковский белән Рәүпова электән таныш. Сладковский аның “Сөембикәнең пәйдә булуы” әсәренә дирижерлык иткән була. Рүзәлгә килгәндә исә композитор аның шигырьләрен күптәннән яратып укуын әйтә.

“Ак бүре” операсы дөньяга чыкканчы ук шау-шуга дучар булды. Либреттоны Сладковский тәкъдиме белән Тукай бүләге иясе, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист Равил Бохараев яза башлый. Бохараев узган ел 24 гыйнварда бакый дөньяга күчкәндә әсәр төгәлләнмичә кала. Рус телендәге бу әсәрне Бохараевның җәмәгате, шагыйрә Лидия Григорьева язып бетерә. Әсәрне симфоник оркестрга тапшыра һәм килешү шартлары канәгатьләндермәгәнгә аны имзалаудан баш тарта. Килешү нигезендә авторга 60 мең сум акча түләнергә тиеш була. Бер яктан, Григорьева моны бик аз дип бәяли. Икенче яктан, өч елга авторлык хокукларына ия булмау аны канәгатьләндерми.

Азатлыкка симфоник оркестр сүзчесе Наталья Лукина: “Өч елга авторлык хокукына ия булмау Русиядә төзелә торган иҗади килешүләр өчен гадәти хәл. Бу финанс белән бәйләнгән. Без үз ягыбыздан канун бозмадык. Равил әфәнде безнең килешү шартларына риза иде”, дип белдерде.

Узган елның декабрь башында Казанда Николай Лобачевский исемендәге халыкара әдәби-фәлсәфи фестивальнең икенчесе төгәлләнде. Анда беренче тапкыр Равил Бохараевның җәмәгате Лидия Григорьева да катнашты. Ул әлеге фестиваль вакытында симфоник оркестр һәм үзе арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкны дөньяга чыгарып, “... Сладковский минем күңелемне җимерде”, дип әйтте. Кайбер мәгълүмат чаралары, Григорьева үзләре язган либреттоны яңа автор кулланыр, йә булмаса татарчага тәрҗемә итәр дип шикләнә, дип тә язып чыкты.

Рүзәл Мөхәммәтшин

Рүзәл Мөхәммәтшин

"Бохараев тексты барлыгын белсәм дә, аңа иярү булмасын өчен беренчедән, мин аны принципиаль рәвештә укымаска дигән карарга килдем. Безнең гомумән икенче сюжет линиясе, икенче вакыйгалар. Мин боларны кайдан беләм, Лидия ханым Бохараев башлаган әсәрне үзе язып бетереп, Казанда бастырып чыгарды. Аны күргәч мин тагын бер кат гомумән икесенең ике әсәр булуына инандым. Аның умырткасы бер инде әлбәттә, ул бит бер әкияткә нигезләнеп язылган әйберләр, ә гомумән алганда икесе ике әсәр”, ди Мөхәммәтшин.

Оркестр Рүзәл белән Бохараевныкы шикелле үк килешү имзалаган. Автор бу ягына әллә ни зур әһәмият бирми.

"Миңа акчадан бигрәк бу эш яңа өлкә, ачылмаган дөнья булуы белән кызыклы иде. Шигырь язганым бар, журналларда басылам. Узган ел Камал театры мин тәрҗемә иткән "Хан кызы Турандык"ны куйды. Ә монда Зөлфия: "Әйдә, эшләп карыйбыз", дип әйткәч, миңа бик кызык тоелды. "Ак бүре" әкияте нигезендә чын татарча, милли әсәр эшләп булу мөмкинлеге мөһим иде. Акчасына караганда икенче максатлар бу эшкә этәрде мине", ди Мөхәммәтшин.

Рәүповага да "Ак бүре" нигезендә ике әсәр язарга туры килә. Бохараев һәм Григорьева язган либреттога көйнең 80% әзер була. Бу эшкә Мөхәммәтшин алынып, ул аны төгәлләгәч көйне өр яңадан башкача язарга туры килә аңа. "Бохараев әсәренә язылган өлеше аның истәлегенә багышланган яңа музыкаль әсәремә керәчәк", дип белдерде Рәүпова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG