Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфинә Әзһәмова: "Татар эстрадасында инкыйлаб ясадым"


Әлфинә Әзһәмова
Әлфинә Әзһәмова

"Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, яңадан анда бармаячакмын. Заводта күргән авырлыклар, 26 ел тир түктем!", ди популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова. Ул 9 февральдә Казанның "Уникс" залында узачак концерты алдыннан үткән тормышын искә алды, завод эшчеләренең хәерчелектә яшәүләрен әйтте.

Әлфинә Әзһәмова өчен 20 елдан артык станок артына басып эшләгән вакытлар авыр тойгылар белән хәтердә калган. Гади завод эшчесенең тормыш хәлен бары анда эшләп караган кеше генә белә икән.

"Акча бирүдә тоткарлыклар, хәерчелек, очын-очка ялгау, көн буе басып тору, авыр эш, эссе, ис... Бөтен яшьлегем шунда үткәнгә бик үкенәм. Бүгенге тормышымнан, иҗатымнан канәгатьмен. Үз тамашачымны таптым. Аларга хезмәт итүне мең мәртәбә кулай күрәм", ди Әзһәмова. Ул сигез ел элек "Төнге урам" җырын яздырып Чаллының "Күңел" радиосына биргәннән соң сәхнәләрдә күренә башлаган. Баштагы чорларда мәдәни чараларга заводтан сорап китә торган булган.

"Чыгыш ясыйсы бар дип, гел сорап китеп булмый бит. Соңрак бөтенләй җибәрми башладылар. Заводка план кирәк. Җитәкчелекне дә аңлыйм. Эштән азат итүләрен сорап гариза яздым. Заводтан киткәндә, Аллага шөкер, дидем. Чөнки хезмәттәшләр дә миңа кырын карый башлаган иде. Популярлашкач, көнләштеләр бугай", диде җырчы.

Әлфинә Әзһәмова
Әлфинә Әзһәмова
Әлфинә Әзһәмова фикеренчә, Ходайдан аңа үзенчәлекле тавыш биргән. Ул тавыш халыкка ошый һәм тамашачы аны популяр җырчылар рәтенә кертә. Бүген югары уку йортын тәмамлап артист булу шарт түгел икән. Музыкаль белеме, берничә дипломы булган кешеләрнең эшсез ятуын беләм, ди ул.

44 яшьтә эстрадага килеп, "һинд тавышлы җырчы" булып халык хәтерендә калуын ул инкыйлаб ясауга тиңли. 9 февральдә узачак концертта да халык күрергә һәм ишетергә теләгән Әлфинә Әзһәмова булачак, ди ул.

Җырчы Әлфинә Әзһәмова 1960 елның 28 октябрендә Башкортстанның Кызыл Кама районы Бөртек авылында туган. Урта белем алып Чаллы шәһәрендә заводка эшкә кергән. Ире Рамил белән Ирек һәм Илмир исемле ике малай үстерәләр. Илмир шулай ук эстрадага таныш егет, җырчыларга көйләр яза, аранжировкалар эшли.

"Барс Медиа" ширкәтенең матбугат үзәге белдергәнчә, сигез ел татар эстрадасында булу дәверендә Әлфинә Әзһәмованың 12 җыр җыентыгы сатуга чыккан һәм 12 видео клип төшерелеп телеканаллар аша күрсәтелгән. Ул әле дә иң популяр җырчылар рәтендә икән.

XS
SM
MD
LG