Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИдан курыккан укучылар мәктәпне бетерми китү ягын карый


Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бирә алмаса, укучы 11не бетерү турында аттестат ала алмаячак.
Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бирә алмаса, укучы 11не бетерү турында аттестат ала алмаячак.

Киләчәктә татар балалары арасында югары белемлеләр кимергә мөмкин. БДИдан куркып укучылар 9нчы сыйныфны тәмамлагач ук мәктәптән китү ягын карый.

2010 елдан башлап дәүләт имтиханын 9нчы сыйныфны тәмамлаганда ук бирергә кирәк. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) дип атала. Аны икенче төрле “кече бердәм дәүләт имтиханы” дип тә йөртәләр. 9ны бетергәндә ГИА нигезендә урыс теле һәм математиканы бирү мәҗбүри, ул БДИ кебек тест рәвешендә башкарыла. Моннан тыш Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен бирәләр һәм ике фәнне укучы үзе сайлап ала.

Әлеге имтиханнарны сынап карау инде уку елы тәмамланганчы ук оештырыла һәм күп укучылар югары балл җыя алмаганга, 11нче сыйныфтан соң Бердәм дәүләт имтиханы тагын да авыррак булачагын чамалап тугызны бетергәч үк мәктәптән китеп берәр урта һөнәри белем алу карарына килә.

Мисал өчен, Буа районының бер авылында 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Рания быел Тәтеш педагогика техникумына китәчәген әйтә. Бишле билгеләренә генә укучы кыз Бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркуын яшерми.

“Укытучы да буласым килә. Техникумны бетергәч читтән торып югары белем алырмын әле. 11нче сыйныфны тәмамлаганда инглиз телен тапшыру мәҗбүри. Ул шактый авыр”, диде Рания.

Рания
Рания
Аның кебекләр Татарстанда шактый икән. Укытучылар яхшы билгеләренә генә укучыларның мәктәптән китүенә борчыла, хәтта ата-аналардан да балаларын мәктәптә калдыруын үтенә. Мисал өчен, Татарстан районнарының берсендә яшәүче Гүзәл ханымнан да малаен 9нчы сыйныфтан соң да калдыруын сораганнар. Әмма ана кеше моңа каршы.

“Ул алай яхшы укымый. Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаса, 11не бетерү турында аттестат ала алмаячак. Шуңа ветеринар техникумга гына җибәрербез. Эретеп ябыштыручы яки газ белгечлеге алыр да, аннары армиягә китәр. Армиядән кайткач аннары үзе карар”, диде Гүзәл ханым.

Ул шулай ук малае белән укучыларның күбесе 9нчы сыйныфны бетергәч үк мәктәптән китәчәген әйтте.

Элек югары уку йортына кергәндә авыл балаларының белемнәре түбәнрәк булуын, әмма тырышлыклары аркасында 2-3нче курска җиткәч шәһәрдәгеләрнекен хәтта уздырып та җибәрүен әйтәләр иде. Хәзер инде мәгариф өлкәсендәге яңалыклар сәбәпле, авылдагы татар балаларына югары белем алу юлы авырлаша. “Президент та авылдан чыккан, югары урындагы җитәкчеләрнең күбесе авылдан” дип әйтергә яратсалар да, киләчәктә бу инде алай булмас кебек.
XS
SM
MD
LG