Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:01

Мөхәммәтшин АКШта Сәгъдиевның 80 еллыгы уңаеннан узучы симпозиумда катнаша


Бүген Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы эш сәфәре белән АКШка китте. Ул анда Колледж-Парк шәһәрендә (Мэриленд штаты) «Роальд Сәгъдиев - 80» дип исемләнгән татар галименең юбилеена багышланган халыкара симпозиумда катнаша.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның Вашингтонда кайбер штатлар һәм муниципалитетларның парламентарийлары, халыкара финанс һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары көтелә.

XS
SM
MD
LG