Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Авылга алмашка нәсел утарлары килерме?


Владимир Зайцев һәм Марат Галиев (у) "Ватаннарын" Яшел Үзән районының Малые Ключи авылында тапкан

Владимир Зайцев һәм Марат Галиев (у) "Ватаннарын" Яшел Үзән районының Малые Ключи авылында тапкан

Татарстан Дәүләт шурасында "нәсел утарлары" ("родовые поместья") турында канун өлгесе әзерләнә. Әгәр ул тормышка ашса, теләге булган һәр кеше дәүләттән бушлай 1-2 гектар җир алып, аны утар буларак рәсмиләштерә алачак.

Бер төркем депутат авыллар бүгенге заманның эчтәлегенә туры килеп бетми дигән фикердә. 25-30 сутый җир участогы авыл халкын тар, кысан шартларда яшәргә мәҗбүр итте һәм итә. Ә ике гектарга якын мәйданга җитүче нәсел утарларында никадәр иркенлек! Яңа канун әле кабул ителмәсә дә, Татарстанда инде берничә гектар җир алып башка чыгучы гаиләләр бар. Аларның саны 100дән артып китә. Казан шәһәре тирәсендәге районнарда – Биектау, Питрәч, Лаеш, Югары Осланда шундый бер дистәгә якын торак пункт төзелеп ята. Бу – “Светлое”, “Красная Горка”, "Ладушки” “Светлогорье" һәм башкалар. Аларның һәркайсы 50дән алып 300 гектарга кадәр җир мәйданын били. Утар турында хыялланучылар ут, су, газ коммуникацияләре булмаган ачык кырга чыгып утыра. Энергияне җилдән һәм кояштан алалар, су коедан, җылылыкны утын бирә. Белгечләр моны табигый хәл ди. Халык акрынлап шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, җиргә тартыла.

“Нәсел утарлары” кануны артында кемнәр тора

“Нәсел утары” төшенчәсен халык арасына кертеп җибәргән кешеләрнең берсе – язучы Владимир Мегре. Аның “Звенящие кедры России" (“Анастасия”) китабында утар бер гектарга якын җир мәйданында урнашкан участок буларак китерелә. Гаилә анда үз йортын төзеп яши, нәсел агачын утырта. Нәсел утарында мунча, бакча, урман, кечкенә күл, умарталык бар. Еш кына нәсел утарлары төшенчәсен экологик чиста җирлекләргә (экопоселения) бәйлиләр. Русиядә мондый урыннар саны инде 100дән артып киткән.

“Звенящие кедры России" китабы нигезендә соңрак тулы бер иҗтимагый хәрәкәт оеша. Аның тарафдарларын – “анастасиячеләр”не – христиан чиркәве сектага кертә.

Мөселманнар үз чиратында бу агымга тыныч карый. “Владимир Мегре китапларына мөнәсәбәтегез?” дигән сорауга, Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин “любовные” дип җавап бирә. “Без нәсел утарларының барлыкка килүен хуплыйбыз. Башкортстанда гына 300 гаилә җир алып, үз утарын булдырган. Бу хәрәкәт киңәя” ди Таҗетдин.

Татарстанда нәсел утарларлары идеясен блогер, “Кедровый дом” клубы рәисе Валерий Мирошников популярлаштыра. Бу кеше белән очрашып сөйләшү күп сорауларга ачыклык кертте. Мирошниковның төп тезислары:
  1. Шәһәр кешесенең Ватаны юк. Фатир бу югары төшенчәне алыштыра алмый һәм алмаячак.
  2. Шәһәрдә яшәүче үзенең нәсел тамырларын югалта бара. Аны юкка чыгудан бары тик нәсел утары гына коткарачак.
Валерий Мирошников: “Кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да дәүләттән бушлай бер-ике гектар җир алу хокукыннан файдаланып калырга тиеш. Җирдә яшәү хокукы крестьянга гына түгел, ә гади токарь, балерина, журналист, укытучыга да бирелсен иде. Яңа канун байларның мәнфәгатьләрен кайгыртмый. Аларның болай да җир алып коттедж төзү мөмкинлеге бар. Аннары байлар бит безнең кебек утсыз, газсыз ачык кырга чыгып утырмый. Канун беренче чиратта урта катлам һәм зыялылар өчен кирәк. Утар – ул коттедж түгел. Бу икесе ике әйбер. Нәсел утары иң элек – Ватан. Ә Ватан сатылмый. Без нәсел утарына дигән җир участогы дәүләттән бушлай бирелә һәм шәхси милек була алмый дип саныйбыз. Утар җирен сатып булмаячак. Әгәр дә анда яшисең килмәсә дәүләт аны башка кешегә бирәчәк”, ди.

“Нәсел утары” планы

“Нәсел утары” планы


Валерий Мирошников аша “анастасиячеләр”нең берсе – Марат Галиев белән таныштык. Ул безне Яшел Үзән районының Малые Ключи авылына алып китте. Монда Маратның күптәнге танышы Владимир Зайцев яши. Малые Ключига ул моннан 11 ел элек күчеп кайткан. Шәһәр туйдырды, ди. Табигать кочагында, экологик чиста урында яшисе килә башлаган. Владимир ике бала әтисе. Аларны берүзе тәрбияли, хатыны юк. Владимир Зайцев: “Һәрбер кешенең үз Ватаны булырга тиеш. Минем ул юк иде. Шундый урынны мин монда таптым. Ә моңарчы бер фатирдан икенчесенә күчеп, кагылып-сугылып йөрдем", ди.

– Ватан – ул кешенең туган ягы, туган нигезе түгелмени? Сез бит монда тумаган?

– Минем туган нигез башка төбәктә калды. Монда мин үзем һәм балаларым өчен уңайлы шартлар булдырып, үз Ватанымны төзеп ятам, ди ул.

Марат Галиев 34 сутый җир участогы сатып алып, шулай ук Малые Ключида төпләнеп калырга җыена. Әлегә булачак йортының нигезен генә төзеп ята. Маратка 42 яшь. Хатыны белән аерылган, кызы бар. Шәһәрдә үзен тапмаган. Җиргә (авылга) кайтып төпләнү аныңча ике этаптан тора. Беренчесе – авылның җанына сеңү. Шәһәрдән кайткан кешегә башта авыл тормышына акрынлап күнегергә, ияләнергә кирәк. Үзенә дә авырлык килмәсен, җиргә дә. Икенче этап – җиргә күчү һәм нәсел утарын төзү.

Марат та, Владимир да сакал үстерә. Сакал – ирек символы, кешенең рухи үсеш билгесе. Читтән караганда бу кешеләрнең кыяфәте дөрестән дә сәер. Хәтта сектантларны хәтерләтә. Марат бу сүздән курыкмый. “Әйе, без сектантлар", ди ул. "Җир яратучы сектантлар!”


Авыл кризис кичерә

Татарстанда “нәсел утарлары” турындагы җирле канунны Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләр буенча комитет әгъзалары әзерли. Комитет рәисенең урынбасары Илсур Сафиуллин әлеге канунның байлар һәм “анастасиячеләр” түгел, ә шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, җирдә төпләнеп яшәргә теләге булган зыялылар мәнфәгатен кайгыртуын әйтә.

“Без барыбыз да беләбез,авыллар бүгенге көндә картаеп бара. Анда халык әзәйгәннән-әзәя. Элеккеге авыл системы кризис кичерә. Ә торак пунктның яңа формаларын оештыру өчен күпсанлы авыр процедуралар үтәргә кирәк. Менә без “Иннополис”ны оештыру өчен генә күпме закон кабул иттек. Торак пунктның яңа төре утар системы бар икән – аны рәсмиләштерергә кирәк.

Яңа канун буенча утар җире сатылмый. Әгәр дә сез аннан күчеп китәсез икән, дәүләт аны башка кешегә бирә, чират буенчамы, гариза беләнме. Ә инде балаларың шунда төпләнеп калырга уйласа – җир аларга нәселдән-нәселгә күчә. Тик барыбер аларның шәхси милке була алмый.

Без авылда үскән кешеләр беләбез. Хуҗалыкны алып бару өчен элеккеге заманда каралган нормалар – 25-30 сутый җир, аннан соң авылларның тар булуы(печән өяргә дә урын юк иде) бик күп кыенлыклар китереп чыгарды. Хайван асрау өчен генә дә, әгәр 5-6 сыер асрый башласаң, күршеңә комачаулык тудырасың. Анда тиресне кая куярга белмисең, исе килә. Элеккеге совет формасы бүгенге көн эчтәлегенә туры килми башлады. Менә шушы тар авылча яшәү рәвеше бәлки этәргеч булгандыр күпләр өчен шәһәргә чыгып китәргә. Чөнки иркенлек юк иде. Менә бу утар системасындагы иркенлек булса, бәлки халык янә җиргә кайтыр”, ди ул.

Рафаэль Хәкимов, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, Тарих институты директоры шундый фикердә:

"Мәсәлән, Италиядә яңа технологияләр белән эшли торган фирмаларның күбесе авыл җирендә урнашкан. Монда һавасы да чиста диләр, шәһәр дә ерак түгел, аэропорт һәм башка объектлар да якын. Ләкин безнең очракта утарга алданып авылны ташларга ярамый. Авыл бит әле яшәү рәвеше генә түгел, ә элек-электән килүче гореф-гадәтләр дә. Авылны сакларга кирәк”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG